Яңалыклар

27.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, фән һәм техника өлкәсендә 2021 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды.

27.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында булды. Ул басма цехны карады, китаплар җитештерү циклы белән танышты. Моннан тыш, китап цехы презентациясе булды.

25.12.2021

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 26 нчы автоспорт сезонына йомгак ясау тантанасында катнашты.

25.12.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Чыршы бәйрәмендә катнашучы балаларны сәламләде. Чара «Баскет-холл»да узды.

Татарстанның төп чыршысына үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән балаларны чакырдылар.

25.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысы кысаларында балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Чара «Баскет-холл» мәйданчыгында узды.

25.12.2021

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2021 ел нәтиҗәләре буенча республиканың агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау һәм техник модернизацияләү турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

25.12.2021

Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык чаралар да үтәлгән. Аларга 739 гаилә кертелгән иде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

25.12.2021

Халыкка вакцинация үткәрүнең кирәклеге турында мөмкин кадәр әдәпле итеп аңлатырга һәм бернинди арттырып сөйләүләр булмаска тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

  

24.12.2021

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының һәм РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак утырышында катнашты.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.

24.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Битләр: << 521 522 523 ( 524 ) 525 526 527 528 529 530 >>