Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак Иннополис университетында һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә урнашкан объектларда булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар озатуында Андрей Турчак Иннополис университетының фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге белән танышты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумының оештыру комитеты утырышын уздырды.
Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонасы территориясен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Бүген «Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советының чираттагы утырышында 15 яңа партнер-компания һәм резидент каралды.
«Иннополис» МИЗ Күзәтчеләр советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүген Иннополиска эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лобачевский технопаркында булды.
Технопарк – Иннополис инфраструктурасының яңа объекты, биредә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче компанияләр, шулай ук стартаплар урнашкан.
Татарстан Республикасында агымдагы елның 9 ае өчен төп капиталга инвестицияләр күләме 436,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу 2020 елның шул чорына 111,8%. Элеге күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округында 1 нче урында, Россиядә 6 нчы урында. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Инвесторлар клубы утырышында хәбәр итте.
Утырыш Казанда, Kazan Palace Hotel by Tasigo мәйданчыгында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Тантана бүген Татарстан Республикасы Президентының Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты.
Моңарчы Татарстан Республикасы Президенты автомобильләргә газ салу буенча 10 яңа өстәмә компрессор станциясен эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Татарстанда 10 яңа автомобиль автомобильләргә газ салу буенча өстәмә компрессор станциясе файдалануга тапшырылды. Санкт-Петербургта «Газпром» ГАҖ офисыннан видеоконференция режимында эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов катнашты.