Яңалыклар

26.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Утырыш 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланган.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.

26.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы уза. Утырыш 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елын уздыруга багышланган.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.

25.01.2022

Бүген кич «Пирамида» мәдәни – күңел ачу комплексында (Казан) «Татарстан Республикасының Ел студенты-2021» еллык студентлар премиясен тапшыру тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак катнашты.

25.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 34 нче хисап-сайлау конференциясендә катнашты.

Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды. Анда шулай ук партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак та катнашты.

25.01.2022

Пермь крае – безнең әйдәп баручы сәүдә-икътисадый партнерларыбызның берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Махонин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

25.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды.

25.01.2022

Соңгы өч елда Татарстанда 9,6 млрд. сумлык табигать саклау чаралары гамәлгә ашырылган, шул исәптән федераль бюджеттан 6,6 млрд.сум бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

25.01.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Главтатдортранс» ДКУ белгечләренә юл контроле автомобильләрен тапшыру тантанасында катнаштылар. Чара Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды.

25.01.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Куйбышев тимер юлы һәм Татарстан Республикасының уртак проектларын гамәлгә ашыру, тулаем тимер юл транспорты инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

25.01.2022

Кадерле дуслар! Сезне  Россия студентлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм!

Россиядә беренче университет ачылган вакыттан җәмгыятьтә  Студентлар бәйрәме укучы яшьләрнең бердәмлеге, татулыгы, туганлыгы билгесе буларак кабул ителә. Татарстанның югары уку йортларында белем алучы 140 меңнән артык  егет һәм кыз бу көнне тантаналы төстә билгеләп үтә. Үсү-камилләшүне, алгарышны өстен күргән,  тырыш, актив, талантлы яшьләр – безнең мактанычыбыз. Аларның укуда гына түгел, фәндә, спортта, сәнгатьтә казанышларга омтылуы хөрмәткә лаек.

Битләр: << 511 512 513 ( 514 ) 515 516 517 518 519 520 >>