Яңалыклар

20.01.2022

Бүген Казанда Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче система һәм гражданнар оборонасы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 елга бурычлар билгеләүгә багышланган Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ уртак коллегиясе узды.

Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин катнашты.

20.01.2022

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлеге белән котлады.

20.01.2022

ТКХ реформалауга ярдәм Фонды генераль директоры Константин Цицин, Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели һәм башкалар ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменә 85 яшь тулу уңаеннан котлау телеграммалары юлладылар.

20.01.2022

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашты һәм аны 85 яшьлек юбилее белән котлады.

20.01.2022

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшь тулу көне белән котлады.

«Сезнең хезмәт һәм сәяси биографиягез гаять күренекле, - диелә котлау телеграммасында. – Тормыш юлыгызда Сез үзегезнең принципларыгызга һәрвакыт тугры булып каласыз.

Күп еллар дәвамында Татарстан җитәкчесе буларак Сез көчегезне һәм энергиягезне иң кыю инициативаларны тормышка ашыруга юнәлдердегез, төбәкнең социаль-икътисади үсеше һәм чәчәк атуы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдегез».

20.01.2022

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау сүзләрен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Минтимер Шәймиев белән очрашуда укыды.

20.01.2022

Янгын-гамәли һәм янгын-коткару спорты – ул көчле һәм батыр кешеләр спорты. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары генерал-лейтенант Николай Гречушкин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча бөтенроссия ярышлары ачылышында белдерде.

Ярышлар Казанда уза.

20.01.2022

Сезнең гамәлләрегезнең оперативлыгына гражданнарыбызның тормышы бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә янгын һәм коткару техникасы тапшыруда белдерде.

20.01.2022

Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович!

Сезнең олы казанышларга бай, гамьле тормышыгыз – фидакарьлек һәм Ватанга тугры хезмәт итү үрнәге.

Авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып-үсеп, тырышлык, оештыру сәләте кебек асыл сыйфатларыгыз нәтиҗәсендә инженердан алып Россиянең иң эре төбәкләреннән берсе булган республика җитәкчесе вазифасына кадәр барлык үсеш баскычларын уздыгыз. 25 яшьтә үк инде Сезне зур оешма – «Авыл хуҗалыгы техникасы» районара берләшмәсенең идарәчесе итеп куялар, ә 29 яшьтә Сезгә Советлар Союзының иң зур бүләге – Ленин ордены тапшырыла.

19.01.2022

Бүген Казан Кремле территориясендә, «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мизгелләр. Еллар. Дәвер» дигән фотокүргәзмә ачылды. Ул Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә 85 яшь тулуга багышланган.

Күргәзмәдә республиканы торгызу елларын күрсәтә торган уникаль фотографияләр сериясе тәкъдим ителгән. Моннан тыш, тарихи вакыйгалар Минтимер Шәймиевнең төп эшеннән тыш шөгыльләрен күрсәтүче рәсемнәр белән чиратлашып бара.

Битләр: << 511 512 513 514 515 516 517 ( 518 ) 519 520 >>