Яңалыклар

12.07.2008
Бүген Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды турындагы законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләрен торак йортларга капремонт ясау мәсьәләсе буенча халык белән очрашуга чакырды.
12.07.2008
Татарстан Республикасы икътисадында беренче яртыеллыкның кайбер нәтиҗәләре һәм алдагы социаль-икътисади үсеш планнары турында бүген Хезмәт йортында (Казан) профсоюз активы белән булган очрашуда Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин сөйләде. Профсоюз вәкилләре белән очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Зилә Вәлиева һ.б. катнашты.
12.07.2008
Татарстан Республикасы профсоюзлары вәкилләренең сорауларына бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары җавап бирде. Очрашу Казан шәһәрендәге Хезмәт сараенда узды.
11.07.2008
Үсеш һәм тынычлык хакына алып барыла торган спорт мәсьәләләре буенча БМО генераль секретаренең махсус киңәшчесе Вильфрид Лемке Рәсәйнең спорт ягыннан алга киткән башкалаларының берсе булган һәм 2013 елда җәйге Универсиаданы үзендә үткәрү хокукын яулап алган Казанның алга китешенә ярдәм итү теләген белдерде. Бу турыда Лемке әфәнде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Марат Бариев һәм тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов белән булган очрашуда игълан итте. Очрашу 2008 елның 7 нче июлендә Мәскәүдә булды. Ул Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы ярдәме белән оештырылган иде.
10.07.2008
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы өченче чакырылышының утыз тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановны депутатлар чәчәкләр һәм котлаулар белән каршы алдылар: бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетын җитәкли башлавына 10 ел тулды.
10.07.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Татхимфармпрепараты” ААҖ проектларын Россия Федерациясе үсешенең финанс институтларыннан финанслау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
09.07.2008
Аксубай муниципаль районының өч-дүрт ел эчендә капиталь ремонт кысаларында күпфатирлы торак йортларны тәртипкә китерү мөмкинлеге бар (“Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында” федераль законны тормышка ашыру). Бу турыда бүген Аксубай муниципаль районында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
09.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Татарстанда наноиндустрияне үстерүнең комплекслы проекты буенча ведомствоара эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын уздырды. Киңәшмәдә “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясенең генераль директоры урынбасары Андрей Малышев катнашты.
09.07.2008
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бүген эшлекле визит белән Аксубай муниципаль районында. Иртән Рөстәм Миңнеханов киңәшмә уздырды. Анда Аксубай муниципаль районының социаль-икътисади үсеш перспективалары турында фикер алышу булды.
08.07.2008
Татарстан Республикасы югары уку йортлары күрше регионнардан килгән абитуриентларны кабул итәргә әзер. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев хәбәр итте. БДБ илләреннән килгән студентлар өчен квота 70 кеше дип билгеләнгәндә, Татарстан, гадәттәгечә, күбрәк кабул итә. “Без гадәттә бу квотага карамыйбыз, - диде Наил Вәлиев. – Имтиханнарны уңышлы тапшырганнарның барысын да кабул итәбез”.

Битләр: << 2171 2172 2173 2174 2175 2176 2177 2178 2179 ( 2180 ) >>