Яңалыклар

18.08.2008
2009 елның 1 нче гыйнварыннан Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә хезмәткә түләүнең тармак системасы кертелә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә, республиканың барлык муниципаль районнарын кушып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Ул хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләләренә багышланган иде.
18.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Александр Когогин, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, “Татарстан Республикасының дәүләт заказы буенча агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Яков Геллер һәм башкалар катнашты.
16.08.2008
Бүген Кама Аланында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов булды. Эшчеләр бистәсенә ул иртәнге 9 лар тирәсендә республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кергән делегация составында килеп җитте. Иң беренче чиратта, кунаклар базар мәйданындагы ярминкәгә бардылар. Алар Зәй, Тукай, Алексеевск, Әлмәт, Түбән Кама районнары җитештерүчеләренең үзләре тәкъдим иткән продукцияләрдән торган сәүдә рәтләрен карап чыктылар.
15.08.2008
Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләре вакытында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, федераль трассаларда вертолет мәйданчыкларын төзү турында сүз барды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе – комиссия рәисе Шамил Гафаров үткәрде. Әлеге чара видеоконференция режимында барды, һәм анда Татарстандагы барлык муниципаль районнарның администрация вәкилләре катнашты.
15.08.2008
Быел Татарстан Республикасында, бөртекле ашлыктан рекордлы уңыш алу өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
15.08.2008
Татарстан Республикасының кайбер районнарында торак төзелешенә бирелгән территорияләрдә кирәкле инженерлык инфраструктурасы юк. Бу турыда бүген 2008 елда торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
15.08.2008
Көньяк Осетиядәге фаҗигале хәлләр уңае белән, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14 нче август, 2008 ел, 1319-р номерлы әмере кабул ителде. Аның нигезендә сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән халык өчен гуманитар ярдәм җыю буенча эшчәнлекне оештыру Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенә йөкләнгән. Комиссия рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов.
13.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов республика буенча эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Мамадыш, Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары хуҗалык һәм кырларын карап чыкты. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре озатып йөрде. Кырларны вертолетта очып әйләнеп чыкканнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан, кырлардан уңыш җыеп алу өчен, яхшы һава торышының һәр сәгатеннән уңышлы файдалану бурычы куелганлыгын хәбәр итте.
13.08.2008
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Минзәлә районында булды. Сәфәр кысаларында ул Минзәлә шәһәрендә капиталь ремонтның барышы белән танышты. Әйтик, Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озата баручы кешеләр Минзәлә торак-коммуналь хуҗалыгының яңартып төзелә торган кайбер объектларын, аерым алганда, Гурьянов урамындагы 106 нчы номерлы йортны карап чыктылар. Монда өй эчендәге ремонт, фасадны ремонтлау, түбәне яңарту эшләре алып барыла.
12.08.2008
Заманча технологияләр нигезендә илебез авиация төзелешен масштаблы яңартып төзүдән башка, тармак, яңадан торгызылып, дөньякүләм һәм эчке базарларда лаеклы урын ала алмаячак. Бу турыда бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Заманча технологияләр – илебез авиация төзелешен яңадан торгызуның төп буыны” фәнни-гамәли конференциясен ачу вакытында укыган докладында хәбәр итте.

Битләр: << 2171 2172 2173 ( 2174 ) 2175 2176 2177 2178 2179 2180 >>