04.08.2008
Профессиональ кадрлар әзерләү, инновацион проектлар эшләү һәм аларның Россия Федерациясе Үсешнең финанс институтлары тарафыннан финанслануы бүген оборона-сәнәгать комплексы (ОСК) предприятиеләренең үсеше өчен өстенлекле мәсьәләләр булып тора. 30 нчы июльдә Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләрнең республика союзында ОСК ның фәнни-техник потенциалы һәм аны технологик яңарту проблемаларына багышланган утырышта чыгыш ясаганда, бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов әйтте.
04.08.2008
Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында DSM Nutritional Products компаниясе вәкилләре белән очрашуда агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты. Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы Анатолий Краснов, тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министрының ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, «Татэнерго» ААҖ нең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
02.08.2008
2008 елның 1 нче августына Татарстанда 1327 мең кв. метр торак, ягъни агымдагы елга планлаштырылган күләмнең 62 проценты тапшырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шушындый мәгълүматлар яңгырады.
01.08.2008
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды” коммерцияле булмаган дәүләти оешмасының Химаячеләр советы утырышын үткәрде.
01.08.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов тиешле кешеләргә Татарстанда яшәүче Михайловлар гаиләсе өчен “Соллерс” компаниясе (элекке “Северсталь-авто” ААҖ) җитештергән Fiat Ducato автомобиленә заказ бирү эшен йөкләде.
Йөкләмә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әмерен үтәү максатын күздә тотып бирелде.
31.07.2008
31 нче июльдә Түбән Кама шәһәрендәге төзелеш мәйданчыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешенең республика штабы утырышы үткәрелде.
30.07.2008
Рәсәй эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсен уңай бәяләде. Бу турыда ул бүген Идел буе федераль округы буенча дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре белән үткәрелгән киңәшмәдә әйтте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булды. Искә төшереп үтик: Рәсәй Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Татарстанның башкаласына кичә, 29 нчы июльдә, эш визиты белән килде.
30.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясенең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев Идел буе федераль округы буенча дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү департаменты начальнигы Виктор Кирьянов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
30.07.2008
Кичә, 29 нчы июль көнне, республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында компаниянең Польша, Украина, Рәсәй, Белоруссия һәм Казахстандагы вәкаләтле вәкиле Жан Ларонз җитәкчелегендәге Saint-Gobain (“Сен-Гобен”) француз концерны делегациясен кабул итте.
29.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган очрашуда республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “Рәсәй теле- һәм радиотапшырулар челтәре” Федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Геннадий Скляр Казанда яңа телебашня төзү проекты һәм Татарстан Республикасында цифрлы телевидениене үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.