Яңалыклар

27.08.2008
Пекинда Татарстан Республикасы спортчылары Россия җыелма командасы өчен өч алтын олимпия медале яулап алдылар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев сөйләде.
26.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәт йортында ислам дөньясы Фәннәр академиясенең шушы көннәрдә Казанда уза торган “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр (Сәясәтче һәм галимнәрнең якынаюы)” исемле XVI фәнни конференциясендә катнашучыларны кабул итте.
26.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “POZIS” партнерларының IX саммиты” кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның “POZIS” заводы җитәкчелеге һәм предприятие партнерлары белән очрашуы булып узды.
26.08.2008
2008 елның 1 нче сентябреннән башлап, Яр Чаллы һәм Саба муниципаль районнарында бюджет өлкәсендә хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү буенча эксперимент уздырылачак. Ә аны апробацияләүдән соң республикада, 2009 елның 1 нче гыйнварыннан алып, аны барлык урыннарда да кертүгә күчү гамәлгә ашырылачак.
26.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Нанотехнологияләр” пленар утырышында катнашты. Ул ислам дөньясы Фәннәр академиясе һәм “Ислам дөньясының тотрыклы үсеше өчен фән, технологияләр, инновацияләр” дигән темага Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Халыкара конференциясе кысаларында уздырылды.
25.08.2008
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвестхолдинг” ААҖ нең Директорлар советы утырышы булды. “Татнефть” төркеме тарафыннан, иң беренче булып, каркас һәм брекерында металлокорд булган йөк автомобильләре һәм автобус радиаль шиннарын җитештерү проектын гамәлгә ашыруның барышы турындагы мәсьәлә каралды. “Түбән Кама тоташ металлокордлы шиннар заводы” ҖЧҖ директоры Әнвәр Вахитов хәбәр иткәнчә, проект 2007 елның сентябрендә башланып киткән. Инвесторы – “Татнефть” ААҖ. Тоташ металлокордлы шиннарны дөньякүләм җитештерүчеләр белән тиешле технология, җиһазлар алу һәм проектны алып бару мәсьәләсе буенча сөйләшүләр нәтиҗәсендә, “Континенталь” фирмасы сайлап алынды.
25.08.2008
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан XXI гасыр” торак комплексын ачуда катнашты. Казанның ат ярышлары спорты яңа комплексы тирәсендәге 20,6 га мәйданда өч ел дәвамында (2005 елдан башлап) 8-16 катлы якынча 20 йорт төзелгән. Бүгенгә торак комплекс төзелешенең 80 % ы төгәлләнгән, 2009 елда соңгы йортны файдалануга тапшыру күздә тотыла. Гомуми торак мәйданы 180 меңнән артык квадрат метр тәшкил итәчәк. Тантанада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Республикасы Премьер-министры түбәндәгеләрне искәртте: “Казан XXI гасыр” комплексын проектлаштыру стадиясендә үк бөтен социаль инфраструктура – ишегалларындагы балалар мәйданчыклары, мәктәп, балалар бакчалары, шифаханәләр, балалар ял үзәге алдан исәпкә алынган була, ә йортларның беренче катлары офислар урнаштыруга бүлеп калдырыла“ – диде Рөстәм Миңнеханов.
25.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Соллерс-ИСУЗУ” (Sollers – ISUZU) берләштерелгән предприятиесендә ISUZU йөк автомобильләрен җитештерү буенча конвейерны җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы чарада шулай ук ISUZU компаниясе президенты Сусуми Хосои әфәнде һәм “Соллерс” ААҖ генераль директоры Вадим Швецов та бар иде.
25.08.2008
25 нче августта Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булып узды.
25.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә “Татарстан икътисадында инновацион эшчәнлекне дәүләти җайга салуның нәтиҗәлелеген арттыру буенча норматив-хокукый аспектлар” дигән темага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Битләр: << 2171 ( 2172 ) 2173 2174 2175 2176 2177 2178 2179 2180 >>