Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Оборона сәнәгате” Берләшкән сәнәгый корпорациясе” ААҖ нең генераль директоры Андрей Реус белән очрашты. Аерым алганда, анда Казан вертолет заводын (КВЗ) яңартып төзү программасы турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнесны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда кече эшмәкәрлек субъектларына дәүләти ярдәм күрсәтү турында сүз барды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” (“Роснанотех”) дәүләт корпорациясе генераль директоры Леонид Меламед белән очрашу үткәрде. Анда Татарстан Республикасы һәм “Роснанотех” корпорациясенең наноиндустрияне үстерү өлкәсендәге хезмәттәшлеге турында сүз барды. Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм “Роснанотех” корпорациясе башлыгы Татарстанда наноиндустрияне финанслау буенча ведомствоара эшче төркем эшендә катнашты.
Сентябрьдә Татарстан Республикасында 34448 бала беренче сыйныфка барачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта социаль мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте. Искә төшереп узыйк: узган елда республикада 33551 бала беренче сыйныфка барган иде.