08.07.2008
2007 елда Татарстан Республикасында гомуми үлүчеләр саны 1000 кешегә 13 кеше туры килә. Бу соңгы 8 ел эчендә иң түбән күрсәткеч булып тора. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Фәррахов хәбәр итте.
08.07.2008
Фаразлауларга караганда, быел Татарстан Республикасы вузларына абитуриентлар тиешле санда алып җиткерелмәскә дә мөмкин. Моның турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев хәбәр итте.
07.07.2008
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды, һәм анда республиканың барлык муниципаль районнары вәкилләре катнашты. 2008-2010 елларга халыкны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтүнең республика программасы проекты турында хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сөйләде.
07.07.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов адресына Студентлар спорты Халыкара федерациясе (FISU – Federation International Sport University) исеменнән Рәхмәт хаты килде.
07.07.2008
“Татарстан Республикасының наноиндустриясен үстерү” комплекслы проектының презентациясе 9-10 нчы июльдә ведомствоара эшче төркем утырышы кысаларында Министрлар Кабинетында узачак. Анда “Нанотехнологияләрнең Рәсәй корпорациясе” дигән Дәүләт корпорациясе генераль директоры Андрей Малышев һ.б. белгечләр катнашачак.
05.07.2008
Кичә Россия Федерациясендәге Көньяк Корея бизнес даирәләре вәкилләренең визиты кысаларында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павловның “J Corporation” компаниясе президенты И Джун Ён әфәнде белән очрашуы булды.
04.07.2008
Бүген “Корстон” кунакханәсенең сәүдә-күңел ачу комплексында III Казан венчур ярминкәсен ачу оештырылды. “Күргәзмәдә Татарстанның икътисади потенциалын ачып бирә торган күп кенә кызыклы идеяләр һәм киңәшләр тәкъдим ителгән иде”, - дип саный Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов.
03.07.2008
Бүген тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов журналистларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең АКШка (Колорадо штаты) эшлекле визитының нәтиҗәләре турында сөйләде.
01.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән гадәти брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия Фонды бүлеге белән идарә итүче Марсель Имамов, гражданнарны пенсия акчалары белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү өчен, пенсия акчаларының ирекле тупланмаларын стимуллаштыру системасы турында сөйләде.
30.06.2008
Түбән Камада (Татарстан Республикасы) “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын автоматизацияләү буенча генераль подрядчы буларак, “Иокогава Электрик СНГ” компаниясе сайланды. Әлеге хәбәрне журналистларга тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр итте.