26.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ базасындагы “КАМАЗ” ААҖ өчен балансир һәм тарттыргыч күчәре кронштейны производствосын оештыру” проектын гамәлгә ашыру максатыннан 42 млн. сум күләмендә займ бүлеп бирүне хуплады. Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Химаячеләр советы утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
24.03.2008
Иртәгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы продуктлары министрлыгына кайбер потенциаль инвесторлар һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары чакырыла.
23.03.2008
Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 603 административ тәртип бозу очрагын ачыкладылар: аларның 275 е – Казанда, 91 е – Яр Чаллыда, 60 ы – Түбән Камада күзәтелгән. Бу турыда “Татар-Информ” агентлыгы корреспондентына Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендә тәртип бозучылар белән көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр.
21.03.2008
Туризм буенча Федераль агентлык һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар. Бу турыда журналистларга Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты белән бүгенге очрашудан соң ведомство җитәкчесе Владимир Стржалковский хәбәр итте.
20.03.2008
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгатенең химия тармагы профсоюз хезмәткәрләре республика комитетының берләштерелгән утырышы булып узды.
19.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Турыдан-туры һәм венчурлы капитал салуның Россия Ассоциациясе (РАВИ) башкарма директоры Альбина Никконенны кабул итте. Сүз 3-4 нче июль көннәрендә Татарстан башкаласында III Казан венчур ярминкәсен оештыру һәм үткәрү турында барды. Альбина Никконен хәбәр иткәнчә, бу венчур ярминкәсе “инновацияләр үсеше өчен бик яхшы мәйданчык була ала”.
18.03.2008
Татарстан Республикасында гамәли кулланылышта йөри һәм файдаланыла торган мотор ягулыгының сыйфатын тикшерү буенча айлык кысаларында 350 объект тикшерелеп, аларның 344 е автомобильләргә бензин салу станцияләре һәм 6 нефть базасы булды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта “Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе” дәүләт учреждениесе җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
17.03.2008
Бүген Татарстан Хөкүмәте бинасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча видеоконференция режимында республиканың өчьяклы комиссиясе утырышы булып узды. Анда узган елга йомгак ясалды.
14.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Теннис Федерациясе президенты Шамил Тарпищев һәм Бөтендөнья теннис федерациясе президенты Франческо Риччи Битины кабул итте. Сүз теннисны үстерү һәм шулай ук, 2013 елгы Универсиаданы үткәрүгә официаль кандидат-шәһәр буларак, Казанга ярдәм итү турында барды.
13.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе, Студентлар спортының Европа Ассоциациясе киңәшмәсендә катнашу өчен, Стамбулга оча. Делегация составына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россия студентлар спорты союзы президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин һәм башка рәсми кешеләр керде.