Яңалыклар

12.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталында 10 миллионынчы визит теркәлгән. Бу 10 000 000 кулланучыны киң порталның түбәндәге мөмкинлекләре җәлеп иткән дигән сүзне аңлата: Татарстан башкарма хакимияте органнарының мәгълүмати ресурсларына керү юлы, дәүләти ярдәм турында төгәл мәгълүмат, матбугат өчен зур сандагы сервислар, гражданнарга һәм оешмаларга теләсә кайсы дәүләт органына сораулар һәм тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүгә мөмкинлек бирә ала торган бердәм интернет-кабул итү булу.
11.03.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә нанотехнологияләр үсеше буенча эшлекле киңәшмә үткәрелде.
10.03.2008
Бүген, 10 мартта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 не үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак, Казанның заявка китабын тәкъдир итүдә катнашу өчен, Брюссельгә очачак. Республика Хөкүмәте башлыгы заявкалар комитеты рәисе дә булып тора. Шуны искәртеп үтик: Казанның заявка китабын тәкъдир итү бүген кич белән Бельгия башкаласында FISU (Federation International Sports University – Студентлар спорты халыкара федерациясе) штаб-фатирында булачак.
07.03.2008
Иртәгә Татарстан делегациясе, Универсиада-2013 не үткәрүгә кандидат-шәһәр буларак, Казанның гаризалар китабын тәкъдир итү өчен, Брюссельгә китә.
05.03.2008
Бүген Казанда “Казан дәүләт технология университеты" югары һөнәри белем дәүләти белем бирү учреждениесенә караган "Союзхимпромпроект" проект институтының яңа корпусын кулланылышка тапшыру тантанасы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин катнашты.
04.03.2008
Татарстан Республикасы территориясендә Россия Президентын сайлау буенча сайлау кампаниясе элеккесенә караганда тынычрак, тотнаклырак тәртиптә үтте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып үткән традицион брифингта Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Анатолий Фомин хәбәр итте. “Республика территориясе буенча сайлау нәтиҗәләре буенча ахыргы мәгълүмат бүген көндезге бердә билгеле булачак”, - дип хәбәр итте Анатолий Фомин.
28.02.2008
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Янгынга каршы тору дәүләт хезмәте бинасы каршындагы спорт-тренировка мәйданында янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына республика ачык ярышларының беренче көнендә җиңүчеләрне бүләкләү оештырылды. Көч сынашуның беренче призерларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов котлады.
27.02.2008
Узган елда Әлмәт муниципаль районында сәнәгать производствосы индексы 102,9 процент тәшкил итте. Әлеге саннар бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре советларының берләштерелгән утырышында яңгырады.
26.02.2008
Бүген Яшел Үзәндә муниципаль районның җирле берләштерелгән советы сессиясе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов та катнашты.
25.02.2008
25 нче февральдә “АК БАРС” БАНК ААҖ һәм KP Chemical Корея компаниясе арасында уртак предприятие турындагы килешүгә тантаналы рәвештә кул кую булды. Әлеге килешү кысаларында Татарстан Республикасы махсус икътисади зонасы территориясендә яңа нефть химиясе полиэтилентерефталат (ПЭТФ) производствосы төзеләчәк. Бу проектка каралган инвестицияләр күләме 100 млн. евродан артык тәшкил итәчәк.

Битләр: << 2181 2182 2183 2184 2185 2186 2187 2188 2189 ( 2190 ) >>