Яңалыклар

12.05.2008
Бүген - Казанда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиаданы уздыру өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Казан – Брюссель” халыкара гадәттән тыш марафонының дүртенче көне. 12 нче май көнне иртә белән марафонда катнашучылар Пензадан чыгып киттеләр һәм Тамбовка таба юл алдылар.
09.05.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм Арча зиратында җирләнгәнсолдатлар һәйкәленә чәчәкләр салды. Тантаналы чарада сугыш ветераннары, патриотик яшьләр оешмалары вәкилләре, хәрби училище курсантлары катнашты.
07.05.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” милли-мәдәни үзәгендә фронтовикларны һәм тыл ветераннарын 1941-1942 елларда Бөек Ватан сугышындагы Җиңү белән котлады. Ветераннарны Казан Суворов училищесы курсантлары һәм кадет мәктәпләре укучылары, “Ватан” хәрби-патриотик клуб әгъзалары каршы алды.
06.05.2008
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәри техник белем бирү учреждениеләрен якларга кирәк. Бу турыда бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Баулы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашу барышында хәбәр итте.
05.05.2008
Бүген, 5 нче май көнне, Түбән Камада Бөек Ватан сугышы ветераннарына “ВАЗ-21074” маркалы автомобиль ачкычлары тапшыру тантанасы булып узды. Республиканың 16 төбәгеннән сугышта катнашкан 39 кеше “җиделе” хуҗалары булдылар. Җиңел машиналарны тапшыру Түбән Кама музее янындагы мәйданда булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, шулай ук Татарстанның бүген “Жигули” алучы ветераннар яши торган тагы 15 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.
01.05.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Кама Тамагы, Тәтеш, Апас һәм Кайбыч районнарындагы язгы кыр эшләренең барышын уңай бәяләде. Бүген ул бу турыда журналистларга Кайбыч районы хуҗалыклары кырларының берсендә хәбәр итте.
29.04.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәсми эш визиты белән Кытай Халык Республикасы (КХР) башкаласында – Пекинда өйри. Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Кытай Халык Республикасы (КХР) Мәгариф министрлыгында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек, студентлар һәм укытучылар белән алмашуны җайга салу, шулай ук студентлар спорты өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча министр урынбасарлары белән берничә очрашу уздырды.
26.04.2008
Дүшәмбе көнгә Ленин исемендәге Казан дәүләт университы белән Сараево дәүләт университеты арасында Хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую билгеләнгән. Бу турыда бүген Босния һәм Герцеговинаның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әнвәр Хәлил улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң, журналистларга хәбәр итте.
25.04.2008
“Таиф” компаниясе алдында бик җитди мәсьәлә тора: Татарстан Республикасы нефть химиясе комплексының алга таба үсеше. Бу турыда бүген журналистларга “Таиф” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң үткәрелгән пресс-конференциядә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
24.04.2008
Бүген “Казан” Халыкара аэропортында үткәрелгән киңәшмәдә Россиянең 14 төбәгеннән килгән вәкилләр Идел буе федераль округында кече авиация һәм төбәк авиаташуның үсеш мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, кече авиация үсешенә дәүләт ярдәме буенча чаралар системасы турында фикер алышу булды.

Битләр: << 2181 2182 2183 2184 2185 ( 2186 ) 2187 2188 2189 2190 >>