23.04.2008
Бүген “ТАНЕКО” компаниясе офисында (Түбән Кама) Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада “Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы” проектын гамәлгә ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Сүз проектны тормышка ашыру буенча агымдагы эшләрнең торышы, Комплексның проект документларын эшләү өлкәсендә хәлләрнең торышы һәм шулай ук төзү-монтаж эшләренең графигын үтәү турында барды.
22.04.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Универсиада-2011 не үткәрү өчен көрәштә откан Кытай шәһәре - Шеньчжень делегациясе белән очрашты. Очрашуда Шеньчжень вице-мэры Даоксинг Линг, Кытай студентлар спорты Федерациясенең генераль секретаре Лига Янг катнашты. Казан белән шәһәр мэры Ильсур Метшин таныштырды.
21.04.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов KP Chemical (“КП Кемикал”, Көньяк Корея) компаниясенең яңа президенты Хо әфәнде белән очрашу уздырды.
19.04.2008
17–18 нче апрельдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасының Теләче һәм Кама Тамагы районнарына барып кайтты. “Сәфәрнең максаты - әлеге районнарда язгы кыр эшләренең барышы белән танышу”, - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
18.04.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Нижнекамскнефтехим” ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты. Предприятие акционерлары еллык отчетны, бухгалтерлык исәп-хисап документларын, шул исәптән табышлар һәм чыгымнар турындагы хисапларны, финанс елы нәтиҗәләре буенча табыш бүленешен расладылар.
17.04.2008
Бүген Казан ратушасында Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты тарафыннан Идел буе федераль округына керә торган Россия Федерациясе субъектлары буенча Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты тикшерү органнары җитәкчеләренең беренче мәртәбә семинар-киңәшмәсе үткәрелә. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов һәм Россия Федерациясе Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты рәисе урынбасары, юстициянең I класслы дәүләт киңәшчесе Юрий Нырков катнаша.
16.04.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” ААҖ акционерларының гомуми җыелышында катнашты. Акционерлар предприятиенең еллык отчетын, 2007 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләүнең күләмен һәм вакытын, шулай ук “Казаноргсинтез” ААҖ Директорлар Советының яңа составын раслады.
14.04.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2008 елда балаларның һәм яшьләрнең ялларын, сәламәтләндерелүләрен, эш белән тәэмин ителүләрен оештыру турында” дигән темага утырыш үткәрелде.
11.04.2008
2008 елның 10 нчы апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәт йортында (Мәскәү шәһәре) Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары А.Д.Жуков рәислегендә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы үткәрелде.
10.04.2008
10 нчы апрельдә Татарстан Республикасы президенты М.Ш.Шәймиев йөкләмәсе буенча министр Марат Сафиуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының белгечләр төркеме 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең озак вакытлы социаль-икътисади үсеш Концепциясе проектына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында фикер алышуда катнаша.