25.05.2008
Бүген Казан янындагы “Биектау” автодромында ралли-кросс буенча Россия чемпионатының икенче этабы төгәлләнде. Ярышларда илнең 40 тан артык алдынгы узышчысы катнашты.
24.05.2008
19 нчы июньнән 21 нче июньгә кадәр Татарстан Республикасында табигый ресурслар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча Россия Федераль Җыелышы Федерациясе Советы комитетының һәм табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы комитетының Россиядәге кече һәм урта нефть чыгару компанияләренең үсеш проблемалары турында берләштерелгән күчмә утырышы уздырылачак.
23.05.2008
Ил һ ам В ә л и ев Татарстан Республик асының Балык Бистәсе муниципаль район ы башкарма комитетының беренче урынбасары булды
21.05.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Татгазинвест” ЯАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты. Акционерлар 2007 елга еллык отчетны, еллык бухгалтерлык исәп-хисап документларын, шул исәптән керемнәр һәм чыгымнар турындагы отчетларны расладылар, 2008 елга Директорлар советы җәмгыяте әгъзаларын сайладылар.
20.05.2008
Татарстан Республикасында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын “беренче агым”да 34092 укучы тапшырачак, математика буенча – 32938 кеше. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган гадәти брифингта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногманова хәбәр итте.
19.05.2008
Якшәмбе көнне, 18 нче майда, тантаналы рәвештә яңа футбол стадионының беренче нигез ташы салынды. Чарада FISU бәя бирү комиссиясе әгъалары, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
17.05.2008
Кичә, 16 нчы май көнне, кич белән 19 сәгать 20 минутта Студентлар спорты халыкара федерациясенең бәя бирү комиссиясе (FISU) Мәскәүдән Казанга килде. Халыкара “Казан” аэропортында делегация әгъзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин каршылады.
16.05.2008
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталында, интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, яңача үрнәктәге чит ил паспортлары формалаштырырга мөмкинлек бирә торган яңа интерактив хезмәт күрсәтү кертелде. Хезмәт күрсәтү “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проекты кысаларында проектны эшләүчеләр төркеме белән берлектә Татарстан Республикасы буенча Россиянең Федераль миграция хезмәте идарәсе тарафыннан төзелде. Шуны искәртик: 2008 елның гыйнварыннан башлап, Россиянең бөтен территориясендә, документка хуҗасы турындагы мәгълүматлар белән электрон микрочип беркетелү аркасында, чикне үтүне гадиләштерә торган биометрик паспортлар бирү оештырылды.
15.05.2008
Бүгенге көндә ирешелгән барлык килешүләр дә үтәләчәк – бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Шаньдун (Кытай Халык Республикасы) провинциясе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисад һәм фән-техника өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүгә кул куелу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
13.05.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Бөтенроссия неврологлар җәмгыяте рәисе, Россия медицина фәннәре академиясе (РАМН) академигы профессор Евгений Гусев белән эшлекле очрашу уздырды. Сүз 2009 елның 8 нче апреленнән 12 нче апреленә кадәр Казанда эпилепсия проблемалары буенча халыкара конференция оештыру һәм үткәрү турында барды.