Яңалыклар

09.09.2008
2008 елда Татарстан Республикасы халыкның ташламалардан файдаланучы категорияләрен тәэмин итүгә 1,55 млрд. сумлык дарулар алды. Узган ел бу сумма 1,17 млрд. сум тәшкил иткән иде. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.
08.09.2008
2009 елда Татарстан Республикасында Мәҗбүри медицина страховкалавы фонды керемнәренең гомуми күләме 17,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. Бу турыда бүген Министрлар Кабинетының 2009 елга Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты турында фикер алышуга багышланган утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр итте.
08.09.2008
2009 елда Татарстан Республикасы мөһим стратегик объектлар төзергә уйлый. Төзелешкә дигән акчаның бер өлешен өстәмә керемнәрдән бүлеп бирү күздә тотыла. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Шуны да искәртик: утырыш 2009 елга һәм 2011 елга кадәрге вакытка Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше һәм 2009 елга Татарстан Республикасы бюджетының алдан фаразлануы турында фикер алышуга багышланган иде.
08.09.2008
2009 елда Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 122,2 млрд. сумлык табыш керү фаразлана, шул исәптән шәхси керемнәр – 113,3 млрд. сум, федераль акчалар – 10,9 млрд сум. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында республиканың финанслар министры Радик Гыйззәтуллин хәбәр итте.
08.09.2008
Бүген Казанның төзелеп килә торган “Җиңү Проспекты” станциясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин булдылар. Станцияне карап йөрү барышында сүз метро төзелешен алга таба финанслау турында барды. Шуны да искәртик: акча җитмәү сәбәпле, объект үз вакытында файдалануга тапшырылмый калган иде.
06.09.2008
Кичә, 5 нче сентябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Даймлер” (Daimler AG) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Очрашуда “Даймлер” компаниясе ягыннан “Даймлер АГ” Директорлар советы әгъзасы, йөк автомобильләре бүлекчәсе башлыгы Андреас Реншлер, “ЕвроБас Даймлер автобуслары” президенты һәм төп башкарма директоры Харальд Ландманн, йөк автомобильләре һәм “Даймлер” төбәк бизнесы стратегияләре өчен җаваплы кеше Карстен Ботманн катнашты.
05.09.2008
Бүген Минзәләдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында Балалар иҗат йортын ачу тантанасы булды. Яшь минзәләлеләрне яңа йортка күчүләре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы мәгариф министры Наил Вәлиев һәм “Рус стандарты” холдинг компаниясе президенты Рөстәм Тарико (аның спонсорлык ярдәме белән балалар ялын оештыруның яңа үзәге төзелгән иде) катнашты.
05.09.2008
Татарстан Республикасы торак фонды яңа 2008/2009 елның ягып җылыту сезонына 80 % ка әзер. Бу турыда бүген ягып җылыту сезонына хәзерлек һәм күпфатирлы торак йортларда капиталь ремонт үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
05.09.2008
Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. 326 мең тонна тәшкил иткән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
04.09.2008
Татарстан Республикасында мәгълүмати җәмгыятькә күчү мәсьәләләренә, инфокоммуникацион технологияләр үсешенә зур игътибар бирелә. Бу турыда бүген “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” VI ел саен уза торган халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачудагы докладында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Битләр: << 2161 2162 2163 2164 2165 2166 2167 2168 2169 ( 2170 ) >>