30.09.2008
Казан Суворов хәрби училищесы объектларын ремонтлау һәм реконструкцияләү дәвам итәчәк, һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте бу мәсьәләдә һәрьяклы ярдәм күрсәтәчәк.
Бу турыда бүген Казан Суворов хәрби училищесының ремонтланган ашханәсен ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Чарада Россия Кораллы Көчләр тылы башлыгы – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары Владимир Исаков, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан гарнизоны башлыгы Валерий Миронченко, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.
29.09.2008
Көзге чакырылышта Татарстан Республикасы вакытлы хезмәткә җибәрәчәк хәрби хезмәткә чакырылучылар саны 1,6 тапкыр арткан. Республикада чакырылыш планында 6 меңнән артык кеше каралган. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының баш хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Равил Моратов алып барган утырыш республиканың барлык муниципаль районнары катнашында видеоконференц-элемтә режимында узды.
29.09.2008
“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә (Татарстан Республикасы) “Эр Ликид” (Air Liquide, Франция) компаниясенең сәнәгый газлар җитештерү буенча заводы төзеләчәк. Проект бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Эр Ликид” компаниясе белгечләре тарафыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановка тәкъдир ителде.
29.09.2008
26 нчы сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Германиягә эш сәфәре барышында Кельнның үзәк стадионын карап чыкты.
28.09.2008
Кадерле Татарстанлылар - машина төзелеше тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары – Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез – Машина төзүчеләр көне белән чын күңелдән котлыйм.
Бөтен Россиянеке кебек үк, Татарстан Республикасы үсеше дә шактый гына дәрәҗәдә машина төзелеше тармагының уңышлы һәм тотрыклы эшенә бәйле. Заманча технологияләрне үзләштерү һәм яңадан-яңа материаллар кертү республиканың шактый зур потенциалга ия булган, иң катлаулы мәсьәләләрне дә чишәргә сәләтле үз эшләренең тәҗрибәле һәм белемле осталары булган әлеге тармагының үсешен тәэмин итә.
26.09.2008
Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы булып узды. Андагы көн тәртибенең үзәк мәсьәләсе “Татнефть” ААҖ нең 2020 елга кадәр табигый битум ресурсларын үзләштерү программасын гамәлгә ашыруы булды.
25.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Европа хәбәрләр тапшыру союзы Финанс Ассамблеясенең ел саен үткәрелә торган XIV утырышын ачуда катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстанның башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Европа хәбәрләр тапшыру союзы Ассамблеясе үткәрелә торган өченче шәһәргә әверелде.
24.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында "Химград" Технополисы үсеше мәсьәләләре буенча күчмә утырыш булды. Визит программасына Технополистагы технологик инфраструктураның яңадан төзелгән һәм үзгәртеп корылган объектларына барып кайту кертелде.
24.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татарстан Республикасының фән-техника өлкәсендә кече предприятиеләргә венчур инвестицияләре үсешендә булышлык итү фонды” коммерцияле булмаган оешмасының Химаячеләр советы утырышы булды.
23.09.2008
“Бүген Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше 700 миллион доллар тәшкил итә. Кайбер мәсьәләләрне чишү белән, 2011 елда бу санны өчләтә арттырырга мөмкин” – бу турыда Казахстан һәм Россиянең чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.