14.10.2008
“Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге башка фестивальләр арасында үз урынын алуга иреште. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры – Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева хәбәр итте. Шуны да искәртик: кинофорум 16 нчы октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр Казанда узачак. Фестивальне ачу тантанасы “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында була.
13.10.2008
“2008-2010 елларга космик эшчәнлек нәтиҗәләрен Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше мәнфәгатьләрендә куллану” республика максатчан программасы атна дәвамында кабул ителәчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында программа проекты турында фикер алышуга багышлап үткәрелгән утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте. Чарада Федераль космик агентлык (Роскосмос) җитәкчесе Анатолий Перминов һәм Федераль геодезия һәм картография агентлыгы җитәкчесе урынбасары Виктор Александров катнашты.
11.10.2008
Бүген, 11 нче октябрьдә, Казан ратушасының колонналы залында 2013 елгы 27 нче Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын Казанда үткәрүнең төп контрактына кул куелды. Документка Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Джордж Киллиан, FISU ның генераль сәркатибе Эрик Сантрон, Россия Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин кул куйды.
10.10.2008
Сентябрьдә Татарстан Республикасында 203 мең кв. метр торак сафка баскан. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында узды. 1 нче октябрьгә республикада барлыгы 1 млн. 654 мең кв. метр торак тапшырылган, шул исәптән күпкатлы торак – 828 мең кв. метр, халыкның үз акчасына һәм бурычка алынган акчасына төзелгән азкатлы индивидуаль торак – 825 мең кв. метр. Еллык йөкләмә 76,4 % ка үтәлгән.
09.10.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “PricewaterhouseCoopers Russia” компаниясе арасында теләкләр турындагы килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм “PricewaterhouseCoopers Russia” ның генераль директоры, идарә итүче партнеры Петер Герендаши кул куйды. Журналистларга Герендаши әфәнде хәбәр иткәнчә, килешү, Татарстан Республикасында уңайлы икътисади – иң беренче чиратта, инвестицион – һәм социаль хәл тудыру өчен, үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын үтәү буенча үзара ярдәм итешүне күздә тота.
08.10.2008
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы арасында социаль-икътисади сәясәтне үткәрү һәм 2007-2009 елларга социаль партнерлыкны үстерү турында республика килешүенә үзгәрешләр һәм өстәлмәләр кертелде. Документка бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов кул куйды.
08.10.2008
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында “Кластер системаларында югары җитештерүчәнлекле параллель исәпләүләр” дигән VIII Халыкара конференцияне һәм яшүсмерләр мәктәбен үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, оештыру комитеты рәисе Борис Павлов үткәрде.
07.10.2008
Бүген 200 гә якын кеше паспорт эше, халыкны теркәү һәм исәпкә алу өлкәсендә Россия Федераль миграция хезмәтенең административ регламентларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты. Әлеге чара “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узды. Киңәшмәдә доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов чыгыш ясады.
07.10.2008
Татарстанда сәнәгатьнең өстенлекле өлкәләрендә яңа гына эшли башлаган кече эшмәкәрлек субъектларына ярдәм күрсәтү программасы уңышлы тормышка ашырылып килә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнесны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев хәбәр итте.
07.10.2008
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика ачык конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү 15 нче октябрьдә төгәлләнә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион брифингта Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов хәбәр итте. Айделдинов әфәнде сүзләренә караганда, гаризаларның күпчелеге, гадәттәгечә, соңгы көннәрдә бирелә.