21.10.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов илебезнең космос өлкәсендәге өстенлекле мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча Россия Хөкүмәтенең күчмә утырышында доклад белән чыгыш ясады. Утырыш Россия Федерациясе Премьер-министры Владимир Путин катнашында Железногорскида (Красноярск крае) үткәрелә.
20.10.2008
Якын арада Татарстан башкаласы Казанда Russia Today телеканалының корпункты ачылачак. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Russia Today телеканалының коммерция директоры Татьяна Буркаева һәм Rusiya Al-Yaum телеканалының баш редактор урынбасары – гарәп хәбәрләр тапшыру дирекциясе директоры Айдар Аганин белән очрашуы вакытында сүз шул турыда барды.
18.10.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татнефть” ААҖ, Иран Ислам Республикасының милли нефть компаниясе һәм Иранның “Мостазафан” җәберләнгәннәр фонды арасында Үзара аңлашу турындагы Меморандумга кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасының нефть министры урынбасары – Иран милли нефть компаниясе (NIOC) директоры Сейфоллах Джашнсаз әфәнде белән очрашуы кысаларында кул куелды.
17.10.2008
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 582 торак йортта капиталь ремонт эшләре (“Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән 185 нче номерлы федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында) төгәлләнмәгән. Шул исәптән 315 йортта графиктан калышу күзәтелә. Капиталь ремонт эшләре тәмамланмаган йортларның төп өлеше Казанда (237 йорт) һәм Яшел Үзәндә (85 йорт). Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
17.10.2008
Бүген Татарстан Республикасының Алабуга районында MAN, Iveco, Renault маркалы йөк автомобильләренә сервис хезмәте күрсәтүнең заманча яңа үзәге – “ТРАК Центр” (TRUCK Center) ачылды (М7 трассасының 1023 км). Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
16.10.2008
Бүген Яр Чаллы эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләренә торак йорт (“Яшьлек” микрорайоны) тапшыру тантанасында Россия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Шуны да искәртик: Россия Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Татарстан башкаласы Казанга иртән Россия Федерациясе субъектлары буенча Эчке эшләр министрлыгы, Баш эчке эшләр идарәсе, эчке эшләр идарәсе штаб бүлекчәләре башлыкларының идарә эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләләре буенча Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашу өчен килде.
16.10.2008
Бүген Казанга эш визиты белән Россиянең эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев килде. “Казан” халыкара аэропортында армия генералын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров каршы алды.
15.10.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган очрашуда Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы башлыгы Сергей Козырев Татарстанда транспорт хезмәте күрсәтүне яхшыртуга бәйле кайбер мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
15.10.2008
Татарстан Республикасы бүгенге көндә Россия Федерациясенең иң уңышлы субъектларыннан берсе булып тора, һәм безнең бурычыбыз – башка төбәкләрдән нәрсә беләндер аерылып тору түгел, ә алар өчен күп нәрсәдә үрнәк булу.
Бу турыда бүген Euromoney Conferences редакторы Марк Джонсонга биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Шуны да искәртик: “Евромани – Казан 2008” халыкара инвестицион форумы бүген Татарстан башкаласы Казанда ачылды.
15.10.2008
Дөньякүләм икътисади кризис шартларында финанс базарларына гына түгел, икътисадның реаль секторын үстерүгә дә җитди игътибар бирергә кирәк. Бу турыда бүген Евромани – Казан 2008 Халыкара инвестицион форумын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.