Яңалыклар

04.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” VI халыкара конференциясенең пленар утырышында доклад белән чыгыш ясады. “Глобаль мәгълүмати җәмгыятьнең инфокоммуникацион технологияләре” дигән ел саен уздырыла торган халыкара фәнни-гамәли конференция Казанда, “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында ачылды.
03.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында “Россиянең Баш дәүләт экспертизасы идарәсе” федераль дәүләт учреждениесе башлыгы Сергей Османов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратының төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл хуҗалыгы бүлеге башлыгы Илдар Сибгатуллин катнашты.
02.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы буенча Россиянең Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов көч куллана торган ведомство пенсионерларына пенсия түләү яңалыклары турында сөйләде. Үзгәрешләр 2008 елның 25 нче июлендә “Пенсия белән белән тәэмин ителеш буенча Россия Федерациясе законнар җыелмасының аерым актларына үзгәрешләр кертү турында”гы (22.07.2008) 156-ФЗ номерлы Федераль Законның көченә керүе белән бәйләнгән.
02.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия Федерациясендәге вәкиллек компаниясенең генераль директоры Девашис Мисра әфәнде җитәкчелегендәге “Сома Энтерпрайз Лимитед» (Һиндстан) төзелеш компаниясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
01.09.2008
Бүген, Белем көнендә, Татарстанның Чүпрәле районыныңда әһәмиятле вакыйга булды: укучылар алдында бер ел эчендә сафка бастырылган берьюлы ике мәктәпнең ишекләре ачылды.
01.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстанның иң эре агрохолдингы - “Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ - һәм “ПиТиСи плюс” (PTC+, Голландия). агросәнәгать комплексы өлкәсендәге гамәли һөнәри хәзерлек үзәге үзара килешү турындагы Меморандумга кул куйдылар. “Төркемнәр агрокөче” ЯАҖ ягыннан документка генераль директор Дамир Гыймаев, “ПиТиСи плюс” ягыннан компаниянең башкарма директоры Альберт Бош кул куйды. Меморандумга кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Голландиянең авыл хуҗалыгы, табигать һәм азык-төлек сыйфаты министры Герда Вербург ханым катнашты.
29.08.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “KP Bars Holdings B.V.” уртак предприятиесе уставына кул куелды. Уртак предприятие “Ак Барс” ААҖ банкы һәм Корея “KP “Chemical” компаниясеннән төзелде. Документка “Ак Барс” ягыннан “Ак Барс” ААҖ банкы идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, “KP Chemical” ягыннан компания президенты Хо Су Енг (Huh Soo Young) әфәнде кул куйды.
29.08.2008
Бүген Казанга якын “Биектау” автодромында ралли-кросс буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогына, Д1 һәм Д1А га Россия Чемпионатының V этабы, Д2-2500гә Россия Кубогының III этабы халыкара ярышлары башлана. Ярышлар 31 нче августка кадәр барачак.
29.08.2008
2008 елның 8 ае буена Татарстан Республикасында 1,4 млн. кв. метр торак сафка бастырылган, бу еллык планның 64,6 % ын тәшкил итә. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Киңәшмә республикада торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләренә багышланган иде, һәм ул барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин августта, оператив мәгълүматлар буенча, торак тапшыру темпларының кимүен (100 мең кв. метрдан аз гына күбрәк тапшырылган) хәбәр итте.
28.08.2008
Бүген республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Түбән Кама, Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнары кырларын карап чыкты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән бергә, Татарстан Премьер-министры бу районнардагы урып җыю эшләренең барышы белән танышты, игенче һәм инвесторлар белән очрашты. 28 нче август иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, республикада 4 млн. 880 мең тонна ашлык суктырылган.

Битләр: << ( 2171 ) 2172 2173 2174 2175 2176 2177 2178 2179 2180 >>