Яңалыклар

29.07.2008
Бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булды. Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов, тулаем алганда, Мөслим районында булудан начар тәэсир калмавын әйтте.
29.07.2008
Татарстан Республикасында 300 мең тонна запасы булган ашлыкның төбәк фонды оештырылачак. “Инвестиция һәм новацияләрнең республика агросәнәгать үзәге” Дәүләт унитар предприятиесе ашлыкның төбәк фондын оештыру буенча компания-оператор булды.
29.07.2008
Иртәгә, 30 нчы июль көнне, иртәнге сәгать 10 да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Идел буе федераль округына караган Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте югары башкарма органнары җитәкчеләре белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узачак. Киңәшмәне Рәсәй эчке эшләр министры, армия генералы Рәшит Нургалиев үткәрәчәк. On-line режимындагы чара Интернет челтәре аша тапшырылачак, һәм аны теләге булган һәркем карый алачак.
29.07.2008
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Премьер-министры - «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә предприятие Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Директорлар советы 2008 елның беренче яртыеллыгына нефть чыгару компанияләренең бюджетны үтәү нәтиҗәләрен карады һәм август аена бюджетны раслады.
29.07.2008
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре урып-җыю вакытында ягулык өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 880 млн. сум күләмендә акча алачак. Бүгенге көнгә бу суммадан 150 млн. сум алынган инде, калган акчалар августның беренче яртысында киләчәк. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булып узган брифингта игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әйтеп үтте.
29.07.2008
2008 елда Татарстан Республикасында бөртеклеләрнең тулай җыемы 5 млн. тонна тәшкил итәчәк дип көтелә. Республика буенча уртача уңдырышлылык бүгенгә гектарыннан 30 центнер тәшкил итә. Бу турыда журналистларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты брифингында игенчелек буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
28.07.2008
Бүген Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында 2007 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының озак вакытлы максатчан программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәләре һәм бюджет төзүдә максатчан программалы методка күчү турында фикер алышу булды. Утырышны республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
25.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ягыннан – Марат Сафиуллин, “Турк Капитал Холдинг” ягыннан компаниянең башкаручы директоры Фәваз К. Әл-Исса (Fawaz K. Al-Issa) кул куйды. Кул кую церемониясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аның сүзләренә караганда, килешү республика белән “Турк Капитал Холдинг” компаниясе арасында ике як өчен дә файдалы булган хезмәттәшлек турында алдан сөйләшенгән нәрсәләрне тормышка ашыруда беренче адым булды.
25.07.2008
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Кама икътисади төбәгенең автомобиль юлларын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
25.07.2008
Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының муниципаль районнарында күпфатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, Татарстанның барлык муниципаль районнарындагы администрация вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында алып барылды.

Битләр: << 2171 2172 2173 2174 2175 2176 ( 2177 ) 2178 2179 2180 >>