Яңалыклар

21.07.2008
Бүген Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов үткәргән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты президиумы утырышында катнашучылар 2010 елга кадәр һәм (киләчәктә 2030 елга кадәр) Татарстан Республикасы демографик үсешенең комплекслы программасын кабул иттеләр.
18.07.2008
Татарстан Республикасында вакытлы армия хезмәтенә җибәрелүчеләр арасында югары профессиональ белемле хәрби хезмәткә алынучылар саны арта бара. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән хәрби хезмәткә чакыру утырышында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе рәисе Равил Моратов хәбәр итте.
16.07.2008
Бүген Алабуга районындагы Кама утрауларының берсендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашында “галстукларсыз” форматында республика нефть компанияләре башлыкларының гадәттәге очрашуы булды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың кайбер министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
16.07.2008
“ИНГ Банк (Евразия)” ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу танышу характерында барды. “ИНГ Банк (Евразия)” ябык акционерлык җәмгыятен аның генераль директоры Александр Писарук тәкъдим итте (ул бу вазыйфага 2007 елның июнендә сайланып куелган иде).
15.07.2008
Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының икътисадта дәүләти җайга салу Департаменты директоры Андрей Шаровны бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов, «Идея» инновация-җитештерү технопаркы директоры Сергей Юшко, Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты, Федерация эшләре һәм төбәк сәясәте буенча Дәүләт думасы комитеты рәисе урынбасары Гөлнара Сергеева катнашты. Татарстан Республикасы Премьер-министры белән очрашу кысаларында Шаров әфәндегә “Татарстан Республикасы электрон Хөкүмәте” дигән проект күрсәтелде.
15.07.2008
Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган федераль конкурсның беренче этабы кысаларында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен федераль ярдәм алачак. Бу турыда бүген журналистларга Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Рәсәй Икътисади үсеш министрлыгының Икътисадта дәүләти җайга салу Департаменты директоры Андрей Шаровларның очрашуларыннан соң хәбәр итте.
15.07.2008
2008 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстан Республикасының тулай төбәк продукты, 2007 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 % ка үсеш белән, 305 млрд. сум тәшкил итте. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының традицион брифингында Татарстан Республикасы икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр итте.
14.07.2008
Казан ратушасында Казан дәүләт финанс-икътисад институтының “Эшлекле идарә итү остасы” чыгарылышына багышланган тантаналы кичә үткәрелде. Әлеге әһәмиятле вакыйга уңае белән барлык катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры Борис Павлов котлады.
14.07.2008
Икътисадта һөнәри кадрларга булган объектив ихтыяҗларны исәпкә алып караганда, Татарстан Республикасы икътисадына 60 меңләп чит ил эшчеләрен тартып китерергә һәм файдаланырга кирәк була. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ведомствоара комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин хәбәр итте. Татарстан Республикасына чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
14.07.2008
Татарстан Республикасы икътисадында чит ил эшчеләрен җәлеп итү һәм аларның хезмәтләреннән файдалану мәсьәләләрен бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәргән ведомствоара комиссия утырышында карадылар. Доклад белән Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль ярдәм министры Айрат Шәфигуллин чыгыш ясады.

Битләр: << 2171 2172 2173 2174 2175 2176 2177 2178 ( 2179 ) 2180 >>