Яңалыклар

23.09.2008
2008 елның 22 нче сентябрендә Казахстан һәм Россия чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумы кысаларында Актүбә шәһәренең “Коныс” Сараенда “Югары технологияләр – төбәкләргә. Чик буе хезмәттәшлеге” дигән ике ил товар җитештерүчеләренең зур күләмле күргәзмәсе ачылды.
23.09.2008
Бер көн алдан Республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясе Актүбә шәһәрендә уздырылган Казахстан һәм Россия чик буе төбәкләре башлыкларының V Форумында катнашты. Делегация составына Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы хокуклы вәкиле Илдус Тарханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгы белгечләре, эшмәкәрлек вәкилләре керде.
22.09.2008
Бүген, 2008 елның 22 сентябрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Россия һәм Казахстанның чик буе төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында катнашты (Актүбә шәһәре, Казахстан).
22.09.2008
Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегациясе, Россиянең Казахстан белән чиктәш төбәкләре җитәкчеләренең V Форумында катнашу өчен, Актүбәгә (Казахстан) китте.
20.09.2008
Бүген Казан базарларында Татарстан районнарыннан килгән товар җитештерүчеләр шәһәрдә яшәүчеләр өчен традицион көзге ярминкәләр оештырдылар. Алар авыллардан игенчелек һәм терлекчелек продукциясе, шулай ук тере кош-корт, иген, төзелеш материаллары алып килгән. Казанның Чехов һәм Мәскәү базарларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм шәһәр мэры Илсур Метшин булды.
19.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумындагы күргәзмәләрне ачу кысаларында ”Внешэкономбанк” белән зур проектларга кул куюда катнашты. Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча интегральләшкән яңа комплексны төзү проектын финанслауның гомуми принциплары турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм “Внешэкономбанк” Дәүләт корпорациясе рәисе Владимир Дмитриев кул куйды.
19.09.2008
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Владимир Путин “Сочи-2008” VII Халыкара инвестицион форумындагы күргәзмәләрне ачуда катнашты. Россия төбәкләренең күпсанлы стендлары белән беррәттән, Владимир Путин иң заманча мультимедиа технологияләре белән җиһазландырылган Татарстан экспозициясен дә карады.
19.09.2008
Бүген “Сочи-2008” халыкара икътисади форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россиядәге илчесе Станислас Лабуле белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан – Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, икътисад министры Марат Сафиуллин, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча министры Марат Бариев һәм Казан мэры Илсур Метшин, Франция ягыннан – бизнес-ширкәт вәкилләре катнашты.
19.09.2008
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Сочи-2008” халыкара инвестицион форумында Татарстан экспозициясен карады. Стендны Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов тәкъдир итте.
19.09.2008
Бүген Татарстан делегациясе республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Сочи-2008” инвестицион форумында үз эшен башлап җибәрде.

Битләр: << 2161 2162 2163 2164 2165 2166 ( 2167 ) 2168 2169 2170 >>