Яңалыклар

13.06.2018

Санитар-экологик ике айлыкта 1 млн 168 мең татарстанлы  катнашты. Узган ел 1 млн 127 мең кеше катнашкан иде. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең РФндәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Томас Винклер Казанга бер көнлек эш сәсәфренә килде. 

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм бүген төбәкара дәрәҗәдә эшлекле элемтәләргә ярдәм итү аеруча әһәмиятле икәнен искәртте. 

12.06.2018

Бүген илебезнең мөһим бәйрәме - Россия көне. Бу хакта бүген 12 июнь - Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бәйрәмне бөтен ил казанышлар, уңышлар, яңа сафка кертелгән объектлар белән билгеләп үтә. 

Татарстан Президенты янә оештырылган мәйданчыкны - 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты - FIFA җанатарлары өчен фестиваль зонасын мисал итеп  китерде. 

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кәҗә Бистәсе» метросыннан «Казан» гаилә үзәге янындагы җантаралар фестивале мәйданчыгына кадәр яңартылган бульвар буйлап җәяүләп узды.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм башкалар озата йөрде.

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгендә (элеккеге Урицкий ис. мәдәният сарае) булды.   

«Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәгенә капиталь ремонт ясалган.  

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов лаеклы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Тантана Казан Кремлендә узды.

Бүләкләнүчеләр арасында – Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокададагы Ленинградта яшәгән кеше, «КАМАЗ-мастер» командасы вәкилләре, табиблар, нефтьчеләр, автотранспорт предприятиеләре, дини оешмалар, югары уку йортлары вәкилләре һәм башкалар, барлыгы 48 кеше.

12.06.2018

Бүген "КАМАЗ" ГАҖ белгечләре Казанда автомобиль төзү тармагының алдынгы казанышын пилотсыз электробусны презентацияләделәр. 

"Татнефть-Арена" боз сарае алдындагы мәйданчыкта узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

"Киң адаптив транспорт логистикасы" ("ШАТЛ") автоном идарә прототипы мөмкинлекләрен кунакларга тәкъдим иттеләр. Электробусның өстенлекле мөмкинлекләре арасында эксплуатациядә югары нәтиҗәлек, экологик булуы һәм тавышсыз хәрәкәт итә алуын атадылар. 

 

12.06.2018

Хөрмәтле татарстанлылар!

Илебез дәүләт бәйрәмнәренең  иң зурысын  – Россия көнен билгеләп уза.

Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең киләчәккә ышанычы, берләшүе өчен алшартлар.

11.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майнега эшлекле сәфәре кысаларында ACHEMA-2018 нефть химиясе җиһазлары халыкара күргәзмәсендә булды. 

11.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франкфурт-на-Майне шәһәрендә ACHEMA-2018 нефть химиясе җиһазлары халыкара күргәзмәсе кысаларында Германия эшлекле даирәләре белән очрашты. 

Битләр: << 991 992 993 994 995 996 997 ( 998 ) 999 1000 >>