Бүген Татарстан Республикасына “Роснефть” ГАҖ Директорлар советы рәисе Герхард Шредер килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген «ТАИФ» ААҖ акционерларының гомуми җыелышы узды, анда ТАИФ компанияләр төркеменең 2017 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
ТАИФ компанияләр төркеменең 2017 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль яшьләр конкурсларында җиңүчеләр белән очрашты.
Очрашу Яшьләр көне уңаеннан Казан федераль университеты бинасында (Бутлеров ур., 4) узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнехановка республика яшьләре оешмалары казанышлары турында, федераль һәм төбәк конкурсларында җиңүләр турында сөйләделәр.
Казан федераль университетында (КФУ) укуның уртача бәясе -Татарстан Республикасы югары уку йортлары арасында иң югарысы. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.
Брифинг югары уку йортларына укырга керү, кабул итү кагыйдәләре һәм укуның уртача бәяләре темасына багышланган иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Сетевая компания” ААҖнең акционерлар җыелышында катнашты.
Акционерларның гомуми җыелышында компаниянең 2017 елда финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре каралды. 2017 ел өчен еллык отчет һәм еллык бухгалтерлык отчеты расланды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Япы энд Япы Иншаат» инвестицион-төзелеш компаниясе җитәкчесе Зафер Йылдырым белән очрашты. «Япы энд Япы Иншаат» компаниясе (YAPI & YAPI İNŞAAT) Истанбулда 1974 елда оешкан. Бүгенге көндә ул - Төркиядә шәһәр һәм юл инфраструктурасы, торак комплекслар, офис биналары һәм рекреацион зоналар проектларын гамәлгә ашыручы иң эре инвестицион-төзелеш компанияләренең берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан белән Польшаның хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре күп. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Польша Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Влодзимеж Марчиняк белән очрашуда хәбәр итте.
Искәртәбез, кичә ЧМ-2018 кысаларында Казанда Польша һәм Колумбия җыелма командалары арасында матч узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча ФИФА 2018 дөнья чемпионаты кысаларында Польша белән Колумбия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан берничә эшлекле очрашу уздырды.
Очрашулар «Казан-Арена» стадионында барды.
Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино килде.
«Казан» халыкра аэропортында ФИФА президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар каршы алды.