Яңалыклар

29.06.2018

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры "Кванториум" балалар технопаркында булдылар. Кунаклар уку аудиторияләрен, һөнәри бүлмәләрне карады, проектлау һәм программалар ясау методлары белән таныштылар, "Кванториум"да тәрбияләнүчеләр проектларын бәяләделәр. 

29.06.2018

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов «КАМАЗ» футбол мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. 

«КАМАЗ» футбол мәктәбе 1972 елда оештырылган һәм Россиядә иң эреләрнең берсе санала. 2012 елда Россия футбол берлеге мәктәпкә  футболчылар әзерләү буенча төбәк үзәге дигән статус бирде. Бүген монда 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле 700 бала шөгыльләнә.

29.06.2018

Бүген Татарстанга “Ростех” корпорациясе гендиректоры Сергей Чемезов килде. “Бигеш” халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

29.06.2018

Татарстан Республикасында 16 муниципаль мәктәптән 12сенә капиталь ремонт ясала, 4 объектта эшләр тәмамланган. Моннан тыш, 12 коррекцион мәктәптә капремонт эшләре бара. Мәктәпкәчә балалар оешмаларының пландагы 94 объектның 89ында эшләр дәвам итә.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.   

28.06.2018

Бүген Лаеш муниципаль районында «Татарстанда басу көне - 2018» Идел буе эре агротехник күргәзмәсе эшли башлады. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Валерий Назаров катнашты.

28.06.2018

Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты Рәисе итеп Иван Гущин билгеләп куелды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иван Гущинны билгеләп кую турында ПУ-463 Указ имзалады.  

28.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә документка кул куйды.  

«Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты турында» 2018 елның 28 июнендәге ПУ-462 Татарстан Республикасы Президенты Указы имзаланды.

Указ имзаланган көненнән үз көченә керә.

27.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе У Юн Гын әфәнде белән очрашты. Чара "Казан-Арена" стадионында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларындагы Көньяк Корея белән Германия җыелма командалары арасындагы матч алдыннан узды. 

27.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «НК «Роснефть» ГАҖ Директорлар советы рәисе Герхард Шредер белән очрашты.

Герхард Шредер Казанга кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Визитының төп максаты - Германия белән Көньяк Кореянең футбол буенча җыелма компанияләре арасындагы матчка бару.

Грехард Шредер өчен Казан Кремле буенча экскурсия әзерләнде. Рөстәм Миңнеханов Губернаторлар сараеның күзәтү мәйданчыгыннан Герхард Шредерга "Казан-Арена" стадионын һәм башка спорт объектларын күрсәтте. 

27.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Wermuth Asset Management немец  инвестицион компаниясенең идарәче партнёры Йохан Вермут белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Wermuth Asset Management – 1999 елда нигез салынган һәм Көнбатыш Европада, Россияне дә кертеп, альтернатив инвестицион стратегияләр белән шөгыльләнүче немец инвестицион компаниясе.

Битләр: << ( 991 ) 992 993 994 995 996 997 998 999 1000 >>