Яңалыклар

22.06.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “2018 елда авыл хуҗалыгында урып-җыю эшләрен уздыруны тәэмин итү бурычлары турындагы” темага селектор киңәшмәсендә катнашты.

Киңәшмә Россиянең барлык төбәкләре белән видеоконференция режимында узды.

Аны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы вазгыять, уңышны җыеп алуга әзерлек, урып-җыю кампаниясе пролемалары турында фикер алыштылар.

22.06.2018

"Татнефть" компаниясе 2017 елда "Стратегия 2025" каралган бөтен максатчан бурычларын үтәде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ акционерлары җыелышында Әлмәттә белдерде. 

Чара "Нефтьче" мәдәният йортында узды. 

Акционерлар җыелышында Татарстан Республикасы министрлыклары вәкилләре, нефтьле районнар башлыклары, "Татнефть" белән хезмәттәшлек итүче компанияләр вәкилләре катнашты. 

 

22.06.2018

Бүген «Татнефть» ГАҖ акционерлары Директорлар советы тарафыннан кертелгән барлык тәкъдимнәрне дә хупладылар.      

Искәртәбез, «Татнефть» ГАҖ акционерларының гомуми җыелышы Әлмәт шәһәрендә узды.   

Җыелышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә. Ул анда "Татнефть” ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышы һәм Директорлар советы утырышында катнаша. 

Чара "Нефтьче" мәдәният йортында уза. 

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә  Указ имзалады.

№ ПУ-455 Указы белән Татарстан Республикасы спорт министры итеп Леонов Владимир Александрович билгеләнә.

22.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртеп кору турында Указ имзалады.  

Татарстан Республикасы Президентының №ПУ-454 Указы 2018 елның 22 июненнән үз көченә керә.   

21.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов PAX Technology Limited компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

PAX Technology Limited компаниясе бүгенгә бөтен дөньяда банк түләү терминаллары базарында алдынгылардан санала.

21.06.2018

Татарстан Россия-Иран хезмәттәшлеге кысаларында Иран Ислам Республикасы белән мөнәсәбәтләрне югары бәяли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Мәһди Санаи әфәнде белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Очрашу башлангач, Рөстәм Миңнеханов Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында кичәге Иран – Испания матчында Иран җыелма командасының лаеклы уенын билгеләп үтте.  

«Минемчә, бу уен лаеклы булды, - диде ул. – Футболчылар бик тырыштылар! Иран спортчылары үзләрен лаеклы яктан күрсәттеләр».

21.06.2018

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 39 нчы утырышында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ике профиль ведомствога – ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Спорт министрлыгына үзгәртеп кору турында тәкъдим кертелде.   

Искәртәбез, элегрәк бу тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткән иде.   

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамиль Гаффаров бу мәсьәләнең күптән өлгергәнлеген билгеләп үтте.

21.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында уза. 

Аның утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрә. 

Көндәлек тәртиптә 31 мәсьәлә, шул исәптән 15 Татарстан Республикасы законы проекты, 8 федераль закон проекты һәм Карелия Республикасы инициативасы.

Битләр: << 991 992 993 ( 994 ) 995 996 997 998 999 1000 >>