Яңалыклар

21.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Испания Корольлегенең Россиядәге Илчесе Игнасио Ибаньес белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Рөстәм Миңнеханов илчене Испания җыелма командасының футбол буенча дөнья чемпионаты матчында җиңүләре белән котлады. Испания һәм Иран җыелма командалары арасында матч 20 июнь көнне "Казан-Арена" стадионында үтте. 

20.06.2018

Халыкара футбол ассоциацияләре федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино Казанга килде.

“Казан” халыкара аэропортында ФИФА президентын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов каршы алды.

20.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Испания һәм Иран җыелма командалары арасында футбол матчы кысаларында берничә эшлекле очрашу үткәрде.

Очрашулар "Казан-Арена" стадионында узды. 

20.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ акционерларының еллык киңәшмәсендә катнашты. Анда 2017 елга финанс-хуҗалык нәтиҗәләре турында сүз барды. 

20.06.2018

Бүген «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖнең изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна куәте булган изобутилен җитештерүен ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Владимир Бусыгин, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин. 

19.06.2018

Моношәһәрләрне үстерү фонды 2018 елның 21 июнендә Чаллыда “Моношәһәрләрне үстерү академиясе” семинар-конференциясен уздырачак. Бу чарада Идел буе федераль округына кергән 13 төбәкнең 79 күп профильле муниципаль берәмлекләреннән 200 дән артык вәкиле катнашачак дип көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева хәбәр итте.

17.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында татар милли бәйрәме Сабантуйда катнашты. 

17.06.2018

Бүген Алтай краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Башлыгы – Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән очрашты.   

17.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында «Фирүзә Катунь» туристик-рекреацион типтагы МИЗда булды. Татарстан Президентын Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко озата йөрде. 

17.06.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең төп максаты –  татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда катнашу, бәйрәм бүген «Фирүзә Катунь»  туризм-рекреацион типтагы МИЗ территориясендә узачак. Татарстан Республикасыннан бәйрәмдә Зәй муниципаль районы вәкилләре дә катнашачак. 

Битләр: << 991 992 993 994 ( 995 ) 996 997 998 999 1000 >>