Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ромекс-Кубань" компаниясе генераль директоры белән очрашты. Компания инвестицияләр, төзелеш һәм идарә итү өләсендә эшли, коммерцияле һәм торак объектларын гамәлгә ашыра.
Бүген Казанда КНИТУ-КАИ Германия-Россия яңа технологияләр институты базасында Siemens махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге PLM Software (PLM лабораториясе) ачылды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, , «Сименс»ның Россиядәге президенты Дитрих Мёллер һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Алексеевск чаң тавышлары-2018” XVI Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивален ачты.
Быел бәйрәм 1918 елда атып үтерелгән патша Романовлар гаиләсе истәлегенә, шулай ук Алексеевск чиркәвен изгеләштерүнең 10 еллыгына багышланган.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә барды.
Эш сәфәре кысаларында ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Әбу-Даби варис шахзадәсе Мөхәммәд Ән Нәхәйян белән очрашуында катнашты.
Очрашу Кремльдә узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә җиңүчеләргә дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Фестивальдә беренче урыннарны алучыларга һәм аларның укытучыларына бүләкләрне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
Чәчү кампаниясе тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә - уңыш формалаша. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар катнашында узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда Ю.И.Моисеев ис. «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Утырышта Россия Федерациясе Иминлек советы секретаре урынбасары Рәшид Нургалиев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наиль Маһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс№ банкы акционерларының еллык киңәшмәсендә белдерде.
Чара "Корстон" кунакханә комплексында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, банк нәтиҗәлеге үсә бара, әмма үсеш темпларын арттырырга кирәк, банк рентабельлеге илдәге гомуми стандартларга әле туры килми.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.