Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Төп максаты – «Алабуга» махсус икътисадый зонасында территориясендә «ММК-Джошкуноз Алабуга» яңа сервис метал үзәген ачу тантанасында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «IC Holding» Төркия холдингы делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Зенит" Казан волейбол командасын бу сезонда биш турнирда җиңүләре белән котлады. Команданы Казан Кремлендә котладылар. Әлеге спорт сезонында "Зенит-Казан" биш турнирда җиңүче булды. Команда Россия чемпионатында, Россия Кубогы һәм Суперкубогында, Чемпионнар лигасы һәм клублар арасында дөнья чемпионатында катнашты.
Татарстан Республикасы муницпаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе турында бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан кырларында чәчү эшләре барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 457 тикшерү үткәргәннәр. Хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозу өчен 4 млн. 682 мең сумга 136 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар 670 оешманы тикшергән. Шулай ук төзелеш мәйданнарында санитар-экология ике айлыгы кысаларында да күзәтчелек алып барыла. 103 тикшерү үткәрелгән, 28 хокук бозу ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында алкоголь һәм спирт продукциясе әйләнеше өлкәсендә вәзгыятьне күзәтчелек итү буенча Совет утырышын үткәрде. ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммиты киңлекләрендә уза.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин белән очрашты.
Татарстан белән социаль-икътисадый мөнәсәбәтләрне киңәйтергә әзер булулалры турында ислам дәүләтләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда белдерделәр.