ТР Премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ике пассажир судносы төзелешенә старт бирде.
Алексей Песошин сүзләренчә, бу – предприятие өчен генә түгел, республика өчен дә мөһим вакыйга.
Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында “Россия Саклык банкы” акционерлык җәмгыятенең Идел-Нократ банкы һәм “Ак Барс” суднолар төзелеше корпорациясе” акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Озак сроклы хезмәттәшлекне үстерү гражданлык суднолары төзелеше буенча проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин “Татарстан Республикасы сәнәгатенең цифрлы трансформациясе” стратегик сессиясендә катнашты, ул 2018 елның 27-28 апрелендә КМТТУ-КАИ (КНИТУ-КАИ) базасында уза.
Алексей Песошин, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, сессия Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла, дип ассызыклады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы башкаласына эш сәфәре кысаларында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашуда Татарстан вице-премьеры, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхеразыев та катнашты.
Очрашу Әнкараның Казан татарлары Мәдәният һәм үзара аңлашу җәмгыяте бинасында узды, ул Габдулла Тукай урамында урнашкан. Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов ГабдуллаТукай бюстына чәчәкләр салды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Әнкарага эш сәфәре кысаларында узды.
Нихат Зәйбәкҗи билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия бизнесы өчен кызыклы, моны Төркия Республикасыннан Татарстанга инвестицияләр күләме дә раслый.
Бүген Әнкара (Төркия) шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пассажирлар өчен «Йәнимәхәллә-Шентепе» асылмалы юл системасын үстерү тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәренә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасының Чит илләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара багланышлар турында фикер алыштылар.
Төркиягә визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәрендә яңа медицина үзәгендә булды. Комплекс төзелеше 2015 елда башланган. Бүгенге көндә объект әзерлеге 75 % тирәсе. Бөтен төзелеш эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлау көтелә. Комплексның гомуми мәйданы - 1,3 млн. кв. метр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.
Очрашу Татарстан Президентының Әнкарага эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Әнкарага (Төркия) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы элеккеге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, 2016 елда фаҗигале төстә һәлак булган Андрей Карлов бюстына чәчәкләр салды.
Андрей Карлов бюсты 2017 елда Россиянең Төркия Республикасындагы Илчелеге территориясендә куелган. Бюст авторы – скульптор Николай Кузнецов-Муромский.