Яңалыклар

17.05.2018

Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай коммунистлар партиясенең Чжэцзян провинциясе комитеты секретаре Чэ Цзюн белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрен оештыруда ярдәмнәре өчен һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен белдерде. 

17.05.2018

Бүген Ханчжоу шәһәрендә «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумы барышында Саба муниципаль районы белән Вэнлинь шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү һәм Кукмара муниципаль районы белән Юйхуань шәһәре арасында тугандаш шәһәрләр булу турындагы килешү имзаланды. 

Татарстан Республикасы ягыннан килешүләргә имзаларын Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев куйдылар. 

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында «Татарстан-Чжэцзян» эшлекле форумында катнашты.

Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Чжэцзян провинциясе Губернаторы урынбасары Чжу Цонзю белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Чжэцзян провинциясенә чакырулары һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде: «Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәсен хуплыйбыз һәм Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасындагы дуслыкны ныгытуга юнәлгән төрле яклы багланышларны киңәйтүгә зур әһәмият бирәбез. 2018 һәм 2019 еллар Россия һәм Кытай төбәкара хезмәттәшлек еллары дип игълан ителде. Бу төбәкләр һәм муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгыту өчен яхшы мөмкинлек», - диде ул.

17.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына килде, анда ул Чжэцзян һәм Фуцзянь провинцияләре җитәкчелеге белән очрашачак, шулай ук берничә сәнәгать компаниясендә булырга җыена. 

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «АК БАРС» банкы ГАҖ Идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев,  Татарстан Республикасының КХРдагы сәүдә-сәнәгать вәкиле Марсель Гыйләҗев һәм башкалар.

16.05.2018

Бүген Казан  Кремлендә Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.  

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, мунициципаль районнар җитәкчеләре катнашты.   

Утырыш барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Көн тәртибендә «2017 елда коррупциягә каршы көрәш эше, 2018 елга коррупциянең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү чаралары турында»гы мәсьәлә иде.

16.05.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Болгар шһәрендә булды, анда ул «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Объектны карап чыгуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, «ТР «ГИСУ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   

16.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов AB InBev компаниясенең Россиядәге һәм Украинадагы президенты Дмитрий Шпаков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты.

15.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратовта эш сәфәрендә булды. Анда ул  Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә утырышында катнашты. 

Уртак киңәшмәне Саратовта Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырдылар. 

Чара кысаларында ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре укучы яшьләр арасында деструктив карашлар һәм агымнар таралуын кисәтү, наркотиклар һәм психотроп матдәләр, алар перкурсорлары округ территориясендә таралуны кисәтү турында сөйләштеләр. 

15.05.2018

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 кунаклары  өчен туристик маршрутлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында  узган брифингта сөйләделәр.

Брифинг республиканың барлык  муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

14.05.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Идел буе төбәгендә  беренче «ММК-Джошкуноз Алабуга» металл үзәген ачылды.

Битләр: << 1001 1002 1003 1004 1005 1006 1007 1008 1009 ( 1010 ) >>