Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эрмитаж - Казан” үзәгендә рәссам Ринат Анимаевның “Париж язы” күргәзмәсендә булды.
Ринат Анимаев – Франция рәссамы, чыгышы белән татар. 1989 елдан Франциядә яши һәм эшли. Франция рәссамнар берлеге әгъзасы.
Евразия икътисадый берлеген төзү – безнең дәүләтләр җитәкчеләренең мөһим адымы, һәм бүген без аның халыкларыбызның киләчәге, евразия киңлеген геосәяси, икътисадый һәм мәдәни үстерү өчен мөһим булуын аңлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ-2018) кысаларында узган сессияләрнең берсендә хәбәр итте.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Инвестицион сәясәтнең яңа алымнары: үсеш локомотивлары" панель сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ПХИФ-2018 киңлекләрендә хезмәттәшлек турында берничә документ имзалауда катнашты.
Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе (Үзбәкстан) арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов куйдылар.
Бүген XXII Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты.
Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында IT&Security Forum 2018 форумы ачылды.
ITSF Россиядә һәм Көнчыгыш Европада мәгълүмати технологияләр тармагында зур вакыйга булып санала.
ИТ-чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин сәламләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта РФ Оборона министрлыгының Үзәк хәрби-диңгез музеенда һәм А.С.Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрының Яңа сәхнәсендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XXII Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу өчен Санкт-Петербург шәһәренә килде.
ПХИФ-2018 кысаларында Рөстәм Миңнеханов чит илләрнең һәм үз илебезнең компанияләре, шул исәптән SUEZ, MasterCard, Air Liquide, IBM, Yokogawa һәм башка компанияләр вәкилләре белән очрашырга, шулай ук хезмәттәшлек турында килешүләр имзалауда катнашырга җыена.