Яңалыклар

08.06.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казакъстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты.

Казакъстан Республикасының Казандагы яңа Генераль консуллыгы 2012 елда ачыла. Беренче Генераль консул Әсхәт Нускабай, 2017 елның ноябрендә тиешле срогы тәмамлангач, Татарстандагы эшчәнлеген тәмамлады. 2018 елның мартыннан Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы булып  Еркин Вәлитхан улы Тукумов эшли башлады.

08.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе – 2018" конференциясенең пленар сессиясендә чыгыш ясады. 

Конференция Иннополиста 6-8 июнь көннәрендә үткәрелә. 

Белгечләр өчен ул - сәнәгать, мәгълүмат технологияләре, оборона комплексы, инвесторлар һәм дәүләт вәкилләре арасында цифрлы икътисад, чимал булмаган экспорт, кибер-куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча глобаль әңгәмәне оештыру өчен булдырылган актуаль тармакара мәйданчык. 

07.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.  

Чара «Пирамида» КККда (Казан) узды.

Конкурс унберенче мәртәбә уздырыла. Ел саен җиңүчеләрнең берсенә төп приз – автомобиль тапшырыла. 

07.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» (Төркия) төзелеш холдингы җитәкчелеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президентына Казанның Бутлеров һәм Некрасов урамнары арасындагы калкулыкны төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. 

Проект «Espace» күп функцияле комплексын төзүне күз алдында тота, аңа сәүдә үзәге, офис урыннары, торак апартаментлары һәм җәмәгать киңлекләре керәчәк.   

06.06.2018

Бүген Министрлар Кабинетында республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева “Тоталь диктант”ны оештыручылар һәм “биш”ле билгесенә язучылар белән очрашты. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.

06.06.2018

Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты бүген Казанда М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Концертны СССР халык артисты, таныклы театр һәм кино актеры, җәмәгать эшлеклесе Василий Лановой ачты. Ул Рус теле көне белән котлады һәм бөек Александр Пушкин шигырен укыды. 

06.06.2018

“Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе” конференциясе ел саен сәнәгать тармагы һәм дәүләт вәкилләре өчен көчле интеллектуаль мәйданчыкка әверелә бара. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Цифрлы трансформация. Технологик үсеш траекторияләре” пленар сессиясендә хәбәр итте.

06.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты. 

Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууга 219 ел тулу уңаеннан узды. 

 

06.06.2018

Кадерле дуслар!

Сезне Рус теле көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Бу бәйрәмне без традицион рәвештә даһи шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин туган көндә билгеләп үтәбез.

А.С. Пушкин – рус мәдәниятенең символы. Кечкенәдән үк ул рус халкының әхлакый  хәзинәсен  бөртекләп күңеленә сала килгән, соңрак мәшһүр әсәрләр тудырган, туган халкы рухын бөтен дөньяга таныткан. Аның эшен дәвам итүчеләр үз заманында Пушкинны рус шигъриятенең кояшы –  нурларын чиксез киңлекләргә тараткан, күпсанлы зур һәм кече иярченнәргә җан өргән  кояш дип атаганнар.  Аның мирасы дөнья әдәбиятының тиңдәшсез җәүһәре һәм барлык Россия халкының олы горурлыгы буларак таныла.

06.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының гомуми еллык җыелышында катнашты. Чарада шулай ук «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Руслан Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

2017 елдагы эшчәнлек йомгаклары турындагы нотык белән «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов чыгыш ясады.

Битләр: << 991 992 993 994 995 996 997 998 999 ( 1000 ) >>