Яңалыклар

04.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EXPO ASTANA конгресс-үзәгендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев белән очрашты. 

Очрашу башлануга ук Рөстәм Миңнеханов Бәхетҗан Сагынтаевка Астана финанс форумында һәм халыкара финанс үзәген ачуда катнашуга чакырулары өчен рәхмәт белдерде. 

03.07.2018

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы башкаласы Астана шәһәренә Ислам икътисады халыкара форумында (Astana Finance Days Forum) катнашу өчен ике көнлек эш сәфәренә килде. Нурсолтан Назарбаев исемендәге Астана халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Имангали Тасмагамбәтов, Астана шәһәре Хакиме урынбасары Косман Айтмөхәмммәтов, Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Илчесе урынбасары Юрий Перепеченов һәм Татарстан Республикасының  Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев каршы алды.

03.07.2018

Татарстан Республикасы Россиянең 85 төбәге арасында вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон кәгазьләр бирү буенча дүртенче урында. Бу хакта бүген  Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

03.07.2018

Бүген Казан вертолетлар заводында предприятие эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ростех" дәүләт корпорациясе индустриаль директоры Анатолий Сердюков, "Россия вертолетлары" АҖ генераль директоры Андрей Богинский, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ГАҖ идарәче директоры Юрий Пустовгаров һәм башкалар катнашты. 

02.07.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәренә килде.  

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты.

02.07.2018

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс лауреатларын  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде.

02.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ПремиумСтрой"компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Компания торак биналар һәм инфраструктура объектлары төзелеше өлкәсендә эш итә. 

30.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш Казахстан өлкәсе Хакиме Алтай Кульгин җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.   

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасының Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев һәм башкалар катнашты. 

29.06.2018

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре белән очраштылар һәм узышу автомобильләре күргәзмәсен карадылар. Аларны "КАМАЗ-мастер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин озата йөрде. 

29.06.2018

Авырлыкларга карамастан, "КАМАЗ" югары күрсәткечләрне саклаый һәм дөньядагы иң эре коммерция автотранспорты җитештерүчеләре арасына керә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ акционерларының гомуми җыелышында белдерде, анда 2017 елда акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге йомгакланды. 

Битләр: << 981 982 983 984 985 986 987 988 989 ( 990 ) >>