Яңалыклар

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәрендә 2018 елгы Футбол буенча чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды һәм чемпионат кысаларында эшләгән бөтен ведомстволар эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгаруга багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

19.07.2018

Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы база предприятиеләренең җитештерү күләмнәре 2018 елның беренче яртыеллыгында үткән елның шушы чорына карата 2,1%ка арткан. Товар продукциясен җыелма җитештерүе 610 млрд. сумнан арткан.

Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.   

Утырышны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын узды.

2018 елның беренче яртыеллыгында республика газ-нефть комплексы предприятиеләренең эш йомгаклары турында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «3M Россия» ЯАҖ генераль директоры Матс Фрибер җитәкчелегендәге «3М Россия» ЯАҖ вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында катнашты. Бу чара барышында 2018 елның беренче яртыеллыгында ведомство тарафыннан башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды. Утырыш Татарстан буенча эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин рәислегендә узды.

19.07.2018

Бүген Казанда ВТБ банкы һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өлешендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Шартнамәгә ВТБ банкы корпоратив бизнесының Татарстан Республикасындагы җитәкчесе Мәрьям Дәүләтшина һәм  Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев кул куйды.

19.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ВТБ президенты урынбасары - идарәсе рәисе Денис Бортников белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар ВТБ банкы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында җирле предприятиеләргә ярдәм күрсәтү һәм республиканың мөһим проектларын финанслау өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

18.07.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Нго Дык Мань әфәнде белән очрашты. 

18.07.2018

Бүген 2018 елның 1 яртыеллыгында берләштерелгән бюджет үтәлеше йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика финанс, казначылык, салым органнары киңәшмәсе узды.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  

18.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сименс» немец компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.   

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, республика министрлыклары һәм әйдәүче  энергетика предприятиеләре вәкилләре катнашты. 

Битләр: << 981 982 ( 983 ) 984 985 986 987 988 989 990 >>