Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе Антон Вайно Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Президент Академиясенең VII халыкара җәйге кампусында катнашучыларга мәгариф чарасы уңышлы тәмамлануга бәйле рәвештә котлау телеграммасы җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Богородица монастыре территориясендә Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында чираттагы эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, , “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, “ТР Баш инвестицион төзелеш идарәсе” генераль директоры Марат Айзатуллин катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген иртән Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков бедән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР спорт министры Владимир Леонов ккатнашты.
Станислав Поздняковның Россия Олимпия комитеты президенты вәкаләтендә Казанга беренче тапкыр килүе.
Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм РФ субъектларының халыкның куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү буенча үзара эшчәнлек мәсьәләләре хакындагы селектор киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәне Россия гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казаларын бетерү эшләре буенча министр Евгений Зиничев уздырды.
Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәрби фәннәр академиясе президенты, Россия Оборона министрлыгының Генераль инспекторлар идарәсе баш инспекторы, армия генералы Мәхмүт Гәрәевны туган көне белән котлады.
Рөстәм Миңнеханов Мәхмүт Гәрәевка 95 яшь тулу уңаеннан телеграмма юллады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанда нефть чыганакларын сәнәгый эшкәртә башлауга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәдә “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.
Искә төшерәбез, нефть чыгара башлауның 75 еллыгын бәйрәм итү турындагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 16 мартында кул куйды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы ялга китте.
Отпуск 2018 елның 23 июленнән 5 августына кадәр кадәр булачак.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүдә Сабан туен бәйрәм итүдә катнашты.
Мәскәү халыкара “Сабантуй-2018” фестивале “Коломенское” музей-тыюлыгында узды.
Кунаклар өчен төп сюрприз итеп махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән иде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда Идел Болгары рәсми рәвештә ислам кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар жыены» бәйрәмен ачу тантанасында катнашты.
Бу олы бәйрәм ел саен бөтен Россиядән һәм чит илләрдән дистәләгән меңләп мөселманны җыя. Быел бу чарага Россиянең 70 төбәгеннән һәм 28 чит илдән якынча 1100 делегат килгән.