Яңалыклар

15.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында 2018 елгы Футбол буенча чемпионаты финалына дип Мәскәүдәге «Лужники» стадионына килде.

Искәртәбез, бүген финалда Франция һәм Хорватия җыелма командалары уйный.   

15.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә футбол буенча дөнья чемпионаты ФИФА-2018 тәмамлануына багышланган танылган опера йолдызлары катнашындагы гала-концертта булды.

Чарада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, ФИФА президенты Джанни Инфантино, танылган футбол уенчылары һәм башка рәсми затлар катнашты. 

14.07.2018

Татарстан Республикасы Премьер-минстры Алексей Песошин бүген Мамадыш районында булды.

Монда килүенең төп максаты- XIX республика керәшен мәдәниятенең “Питрау” бәйрәмендә катнашу иде.

Бәйрәм гадәттәгечә Мамадыш районы Җөри авылында узды.

14.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Снежинск шәһәрендә эш сәсәфрендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов "Россия Федераль атом-төш үзәге -  Академик Е.И. Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУПндә булды. 

14.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашты. 

Тантанада чыгыш ясап, Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин билгеләп үткәнчә, Сабантуй  – татар һәм башкортларның милли мәдәнияте турында белү өчен яхшы мөмкинлек.

14.07.2018

Татарстан белән Курган өлкәсе үзара хезмәттәшлекне үстерү буенча зур потенциалга ия. Сәүдә-икътисадый багланышларны үстерү буенча республика өчен Курган өлкәсенең машина төзелеше, фармацевтика һәм агросәнәгать предприятиеләре кызыклы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында 2018−2020 елларга Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү чараларын гамәлгә ашыру планын имзалаганда хәбәр итте.   

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Курган өлкәсендә эш сәфәрендә.    

14.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсенә эш сәфәре кыла.   

Эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Президенты Әлмән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашачак, Татарстан Республикасы исеменнән бәйрәмдә Кукмара муниципаль районы катнаша. 

13.07.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә суда куркынычсызлыкны тәэмин итү турында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин хәбәр  итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Рафис Хәбибуллин Татарстан Республикасы Иминлек Советының апрель аенда узган киңәшмәсендә суларда куркынычсызлык дәрәҗәсе мәсьәләсе буенча кабул ителгән карарларны башкару турында сөйләде. 

13.07.2018

Бөртеклеләр уңышын җыю техникасының әзерлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмшәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

13.07.2018

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Барлыгы программада 43 муниципаль район (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Тулаем 5,3 млн. кв. метр мәйданда 995 күп фатирлы йорт бу. 224 мең  гражданга тормыш шартларын яхшырту карала. Бүген бу хакта йоры узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 981 982 983 984 ( 985 ) 986 987 988 989 990 >>