Яңалыклар

05.07.2018

Татарстанда Казанда төзеләчәк беренче экорайонның концепция һәм мастер-планын эшләү буенча халыкара ачык бәйге башлана.Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узган махсус пресс-конференция барышында хәбәр ителде.

Анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе, Республика ярдәм фонды советы рәисе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин, “Центр” стратегик үсеш агентлыгы генераль директоры, бәйгенең оештыру комитеты җитәкчесе Сергей Георгиевский катнашты.

05.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 6 июлендә Казандагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә эш көнен 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш итте.

Эш көнен кыскарту Казанда ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионатының дүрттән бере кысаларындагы Бразилия белән Бельгия җыелма командалары арасындагы матч уздыруга бәйле. 

05.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астана» халыкара финанс үзәген ачу тантанасында мактаулы кунакларның берсе булды. Мактаулы кунаклар арасында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шахзадәсе Шәйх Мөхәммәд бән Зәед әл-Нахайян һәм БГӘ Премьер-министры урынбасары Шәйх Мансур бән Зәед әл-Нахайян, Ислам үсеш банкы төркеме президенты Бандар Хәҗәр, Ефәк юлы фонды президенты Ван Янчжи, шулай ук дөньяның «J.P. Morgan Chase International», «Boston Consulting Group», «NASDAQ» кебек зур финанс институтлар җитәкчеләре һәм вәкилләре бар иде.

05.07.2018

Бүген Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Астанага – 20 ел» юбилей медален тапшырды.   

05.07.2018

Икенче көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов EXPO Конгресс-үзәгендә халыкара финанс үзәге проектлары күргәзмәсен карады. Шунда ук Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу уздырды һәм Астана ислам икътисады форумының берничә кунагы белән очрашты.

04.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Астанада Казахстан татар һәм башкорт конгрессы активы белән очрашты. 

Казахстан Республикасы Статистика буенча комитеты мәгълүматлары буенча, бүгенге көнгә илдә 204 229 татар яши (Казахстан халкының 1,3 %), шулардан 152 449 кеше - шәһәрдә яши, 51 780 кеше - авыл халкы. 

04.07.2018

 Көн азагында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казмедиа» телеүзәгендә булды һәм телекомпаниянең корпунктын ачу тантанасында катнашты, анда ул Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы активы белән очрашты. 

 

04.07.2018

Астанага эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Назарбаев университеты эшчәнлеге белән танышты, анда аңа иң яхшы студентлар проектларын һәм Бизнес-кампусның  ИТ-үзәген тәкъдир иттеләр. Уку йорты  буйлап экскурсияне Назарбаев университеты Президенты Шигео Катсу уздырды.

04.07.2018

Төштән соң Астана ислам икътисады форумы кысаларында Казахстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Казахстан-Татарстан бизнес форумын уздыру барышында эшлекле сөйләшүләр алып барылды, анда Казахстан һәм Татарстан сәнәгатьчеләре һәм эшлекле даирәләре катнашты.   

04.07.2018

Бүген Астанада Ислам икътисады халыкара форумы пленар сессиясендә Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев һәм  Халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов катнашучыларны сәламләделәр. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та спикер буларак чыгыш ясады. Ул Астана халкын Казахстан башкаласына 20 ел тулу белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, Татарстан Республикасы "Астана" халыкара финанс үзәге эре региональ хаб буларак формалашуда актив рәвештә катнашырга әзер. "Сезнең финанс үзәк безнең өчен чын табыш. Татарстанның Казахстанга якынлыгы безгә актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә. Казаннан Астанага самолетта ике сәгать кенә һәм туры авиаэлемтә бар. Бүгенге Казахстан - бик күп юнәлешләрдә әйдәп баручы, сездән өйрәнеп һәм тәҗриә уртаклашып була". 

Астанада Ислам икътисады халыкара форумы кысаларында Ислам үсеш банкы оештырган «Transformers роудшоу» фән, технологияләр һәм инновацияләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 

Бүләкләрне "Астана" халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбетов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Ислам үсеш банку президенты Бандар Хаҗәр тапшырдылар. 

"Казахстан - элеккеге Совет илләре арасында ислам икътисадын гамәлгә кертә өлкәсендә лидерларының берсе. Бүген без «Transformers роудшоу» конкурсы нәтиҗәләрен чыгарабыз. Әлеге конкурс яшьләрдән яңа тәкъдимнәр алу өчен һәм югары технологияле проектлар һәм инновацион продуктлар булдыруга яшьләрне җәлеп итү өчен яхшы мөмкинлек", диде ул. 

Конкурста катнашучылар арасында БГӘ, Россиядән вәкилләр бар иде, шул исәптән Татарстаннан "Хәләл-Гид" проекты. 

Битләр: << 981 982 983 984 985 986 987 988 ( 989 ) 990 >>