Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның олы бәйрәме Ураза гаете намазында катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм изге Ураза бәйрәме – Гайдел фитр уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм.
Бүген Татарстанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Иртәгә, 2018 елның 15 июнендә, Нурсолтан Назарбаев Казан федераль университетына барачак, анда Казахстаннан килгән студентлар белән очрашачак. Аннары Казан федераль университеты мактаулы докторы исеме бирү тантанасы булачак.
Бүген Татарстан башкаласында "Казан" гаилә үзәге алдындагы мәйданда FIFA Җанатарлар фестивале тантаналы рәвештә ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рубин» футбол клубы уенчылары Сергей Рыжиковка һәм Гекдениз Караденизгә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасында футболны популярлаштыруга керткән зур өлешләре һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен «ФК «Рубин» ҖЧҖ профессиональ спортчылары Сергей Рыжиков һәм Гекдениз Карадениз «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Пхёнчхандагы (Корея Республикасы) XXIII кышкы Олимпия уеннары чемпионкасы Алина Заһитова белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә узды.
Очрашуда чемпионканың әтисе Илназ һәм әнисе Ләйсән Заһитовалар да катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алдынгы технологияләр дәверендә хәзерге заман бизнес-мәктәпләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылуда катнашты.
Конференцияне Казан федераль университетының Бизнес югары мәктәбе белән Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе (РАБО) оештырды.
КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, конференциядә җитмештән артык кеше катнаша, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән - Польша, Бөекбритания, Көньяк Корея һәм башка илләрдән.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль структураларда берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Футбол буенча дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә булды. Аны “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов һәм Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов озата йөрде.