Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Armstrong World Industries компаниясенең Европа, Африка, Якын Көнчыгыш вице-президенты һәм генераль директоры Вилфред Миддл белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов кунакларны сәламләп, Татарстан һәм Armstrong компаниясенең уңышлы хезмәттәшлек алып баруын билгеләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы – Путь Тукая» этнотуристик мәдәни маршрут тәкъдим иттеләр.
Презентация Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Проект турында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Tokushukai Medical Group (Япония) компаниясе вәкилләре белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов катнаштылар.
Очрашуда Рөстәм Миңнехановка TMG компаниясе эшчәнлеге һәм үсеш принциплары турында хәбәр итттеләр.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия маркетологы, икътисадчы Игорь Манн лекция укыды.
Лекторны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. Ул шулай ук Игорь Маннга лекция укырга килүе өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (КХР) эш сәфәре кысаларында Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышын ачу тантанасында катнашты.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов «Үзгәрүчән глобаль әйләнә-тирә мохитта финанслауны үстерү» семинарында чыгыш ясады. Семинар хәзерге заманның киләчәккә һәм үсеш институтларының, шул исәптән Яңа үсеш банкының да, гамәли тирәлегенә йогынты ясаучы технологик тенденцияләренә багышланды.
Яңа үсеш банкы Чистай шәһәрендә "Кече тарихи җирлекләр территорияләрен һәм инфраструктураларын комплекслы үстерү" проектын раслады. Бу хакта бүген БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы президенты Кундапур Ваман Каматх Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Татарстан Президентының Шанхайга эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (КХР) эш сәфәре кысаларында БРИКС илләренең Яңа үсеш банкы (ЯҮБ) президенты Кундапур Ваман Каматх белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты Каматх әфәндегә Яңа үсеш банкының Шанхайдагы III еллык утырышына чакырган өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Кытайга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхай шәһәре мэры Ин Юн белән очрашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Венгриянең Казандагы генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Шанхайга (Кытай Халык Республикасы) эш сәфәре кыла. Төп максаты – Яңа үсеш банкының III еллык утырышында катнашу.