Яңалыклар

23.04.2018

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Суриядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган очучы, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинның тол хатыны Рамилә Хәбибуллина белән очрашты.

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Астан Кудс Резави» фонды рәисе аятолла Сәид Ибраһим Раиси (Иран) белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Камиль Исхаков, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың кайбер предприятиеләре вәкилләре катнашты.

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубын Гагарин кубогында җиңүләре белән котлады. 

Рөстәм Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты, "Ак Барс" хоккей клубы президенты, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Магановка, Россия атказанган тренеры, "Ак Барс" ХК баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдиновка, "Ак Барс" ХК командасына котлау телеграммасы юлланды. 

23.04.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахоның Финляндиянең инновацион моделе турындагы лекциясе узды. 

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре тыңладылар. Чара республиканың бөтен районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. 

Эско Ахо чакыру өчен рәхмәтен белдерде һәм Казанга икенче кат килүен ассызыклады. 

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов East Office консалтинг компаниясе идарәсе рәисе, Финляндиянең элеккеге Премьер-министры Эско Ахо белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

23.04.2018

Бүген, 2018 елның  23 апрелендә, Татарстан Республикасы Президенты сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының VIII киңәйтелгән утырышы турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

 

21.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирле үзидарә органнары  вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре – Җирле үзидарә көне белән котлады.   

Искәртәбез, алты ел рәттән илдә 21 апрельдә Россия Федерациясе Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә.   

Тантана «Корстон» КСККда (Казан) узды.

21.04.2018

Татарстан Республикасының бөтен районнарында 9-13 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлеге тикшерелде. Финанс авырлыкларга карамастан, күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

21.04.2018

Татарстан Республикасында санитар-экология ике айлыгы барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

ТР Экология министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә өмәләре республиканың бөтен муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә уза. Беренче шимбә өмәсе Казанда 2 апрельдә "Имәнлек" урман паркында үткәрелде. 

21.04.2018

Татарстан Республикасында 2018 елгы күп фатирлы йортка капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: << 1011 1012 1013 1014 1015 1016 1017 1018 1019 ( 1020 ) >>