Яңалыклар

25.04.2018

Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37 нче утырышы ачылды.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

37 нче утырыш көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптә 13  республика  законнары  проектлары, 23 федераль законнар проектлары  һәм Ленинград өлкәсе закон чыгаручылары  тәкъдиме.

25.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртәбез, 23-26 апрельдә Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе Британия рәсми затлары һәм компанияләре вәкилләре составында Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла.   

24.04.2018

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Безнең Татарстан” республика яшьләр форумы җиңүчеләрен бүләкләде.

IT-технологияләрдән алып театр сәнгатенә кадәр булган төрле өлкәдә үз проектларын булдырган мәктәп укучылары һәм студентлар җиңүчеләр булды.

Проектлар “Татарстан - ришвәтсез мәйдан”, “Архитектура һәм сәнгать мәйданы”, “Игелек мәйданы” һәм башка тематик мәйданчыкларда тәкъдим ителде. Җиңүчеләр цифрлы техника алу өчен сертификатлар белән бүләкләнде.

24.04.2018

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Чара Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы "Слава" технопаркы мәйданында узды. 

24.04.2018

Берничә илдән Россиягә, шул исәптән, Татарстанга кыргый полиовирус керү ихтималы бар. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүген Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта хәбәр итте.

24.04.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча нефть-газ комплексында продукция җитештерү күләме узган ел дәрәҗәсендә сакланды. Нефть продуктларын җитештерү индексы 105,8 % тәшкил итте, резинадан продукция - 115.4 %. Нефть чыгару күләме, химия продукцияcен һәм пластмассадан эшләнмәләрне җитештерү күләме кимеде. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ  Директорлар советы утырышында холдниг генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

 

24.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты – компаниянең Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефть»ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барды (Казан).

Утырыш барышында 2018 елның беренче кварталында компания бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм май аена бюджеты расланды.

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. 

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш темасы – «Укыту һәм тәрбия сыйфатына йогынты ясаучы факторларны өйрәнү коралы буларак, гражданлык белемен бирүне халыкара чагыштырма тикшеренү нәтиҗәләре»

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советының сигезенче киңәйтелгән утырышында катнашты. Эшкуарлык даирәләре вәкилләре белән очрашу "Пирамида" КСКК мәйданында узды.

23.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Битләр: << 1011 1012 1013 1014 1015 1016 1017 1018 ( 1019 ) 1020 >>