Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм парады узды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.
Кыска гына концерттан соң Җиңү байрагы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары чыгарылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркындагы Дан мемориалы комплексы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген, Җиңү көнендә, Казанның Арча зиратында “Җиңүче солдат” һәм “Кайгы кичерүче солдат”монументлары янында тантаналы рәвештә чәчәкләр салу чарасы узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. «Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр! Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм».
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә булды һәм үзенең таныклыгын алды.
Казанда Дубайның Ислам банкы филиалын ачу планлаштырыла, дип белдерде ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәйдәр Гыйльфановны 3 елга Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле итеп билгеләү турында указ имзалады.
Бүген Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантана узды. Әлеге чарадагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов туган җирнең азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батырларның исеме мәңге онытылмаячагына ышаныч белдерде. Тантанада, шулай ук, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубай әмире гаиләсе әгъзасы шәех Әхмәт бән Дальмук Джума әл Мактум белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов шәехка Татарстанга визиты һәм республиканың сәнәгый, икътисадый, инвестицион мөмкинлекләренә игътибар иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанда рәсми рәвештә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган «Җиңү» республика оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр иттеләр.
Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннар, Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре һәм иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашты.