Яңалыклар

05.05.2018

Күп фатирлы йортларга һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

04.05.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты коллективына яңа җитәкчене –  Гөлнара Габдрахманованы тәкъдим итте.

04.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Эш сәфәрендә аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмштов озата йөрде. 

04.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч һәм Буа районнарында булды. Эш сәфәренең максаты – язгы кыр эшләренең барышы белән танышу. Сәфәрендә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озат йөрде.   

04.05.2018

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе итеп Гөлнара Габдрахманова билгеләнде. Бүген тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза салды.

04.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Яңа технологияләр үзәге» - медицина үзәгендә булды. Бу дөньякүләм дәрәҗәдәге стоматология хезмәте күрсәтә, шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте системасы буенча да.

Үзәк хезмәткәрләре Президентка үзләренең сайтын күрсәтте. Ул клиникадагы конкрет бер белгечкә үзеңә уңайлы вакытта читтән торып язылырга һәм онлайн режимында консультация алырга мөмкинлек бирә.

04.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идея» инновацион технопаркында булды. Анда Рөстәм Миңнехановка технопарк резиденты – «Эйдос» компанияләр төркеме үзенең перспектив эшләнмәләрен: медицина симуляторларын һәм сәнәгать роботларын  күрсәтте.

04.05.2018

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 44 кешегә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

“Бу чараның май бәйрәмнәрендә узуы символик мәгънәгә ия. 1 май көнне без хезмәт алдынгыларын, 9 май көнне 1945 елда тәмамланган сугышта җиңүчеләрне хөрмәтлибез. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен тәбриклибез. Сугыш һәм хезмәт өчен медальне бер үк металлдан коялар дип юкка гына әйтмиләр. Татарстан күп милләтле Ватаныбызның һәрвакыт алгы сафында булды. Ата-бабаларыбыз дошманга каршы аяусыз көрәшкән, фидакарь хезмәт куйган. Бу традицияләрне хәзер без дәвам иттерәбез. Һичшиксез, республиканың барлык казанышларында сезнең өлешегез бар”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залдагыларга.

03.05.2018

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоконференцэлемтә режимында «Россия-2018» оештыру комитеты» автономияле коммерциячел булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.   

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

03.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек Советының, Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең, Республикасында коррупциягә каршы комиссиянең, Казан шәһәрендә 2018 елгы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты матчларын уздыру чорында Татарстан Республикасында иминлекне тәэмин итү буенча ведомствоара төбәк оператив штабының, Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү оператив штабының һәм Татарстан Республикасы Янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең уртак утырышы узды. 

Битләр: << 1011 1012 1013 1014 ( 1015 ) 1016 1017 1018 1019 1020 >>