Яңалыклар

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аеруча тырыш татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантана Казан Кремлендә узды.

«Иртәгә төп бәйрәмебезне – Республика көнен уздырабыз, бу бәйрәм алдыннан иң абруйлы, ихтирамга лаек кешеләребезне, төрле тармак – сәнәгать, мәдәният, социаль өлкә хезмәткәрләрен, ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакырып, дәүләт бүләкләре тапшыру күркәм гадәткә әверелде», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантананы ачып.

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты. 

28.08.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайның  COFCO компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

 

28.08.2018

Быел Татарстанда 31 дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Агымдагы елга дәүләт программаларын финанслауның планлаштырылган күләме 254,6 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

28.08.2018

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Яндекс» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Елена Бунина республикада пилотсыз транспорт үстерү турында килешү имзаладылар. Документ ИТ-шәһәрдә автомобиль йөрү өчен сынау зонасы булдыруны күз алдында тота. Иннополис – Европада көндәлек транспортта йөрүләр өчен файдаланылучы беренче шәһәр. 

28.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиска эш сәфәре кыла. Фәнни шәһәрчектә ТР Президенты Иннополис Университетында укулар тәмамлануга һәм яңа студентларны алуга багышланган тантанада катнашты. 

Чарада шулай ук Иннополис Университеты Күзәтүчеләр советы рәисе Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты директоры Кирилл Семенихин да катнашты. 

27.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Молодая гвардия» һәм «Пламя» балаларны савыктыру лагерьларында булды. 

ТР Президентын Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде. 

27.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Студентлар мәгариф форумында катнашучылар белән аралашты.

Чара Югары Ослан муниципаль районында узды.

Форумны оештыручы – Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.

Студентлар мәгариф форумы – Татарстан студентлары проекты, ул 2014 елдан бирле уздырыла.

27.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РЖД» ААҖ генераль директоры урынбасары – баш инженеры Сергей Кобзев белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин да катнашты.  

27.08.2018

Нык гаилә – илебез нигезе, төбәкләр нигезе. Иң яхшы гаиләләр мисалында без ничек дус-тату яшәргә, балаларыңны яратырга һәм тардицияләрне сакларга кирәклеген күрсәтергә телибез. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасында хәбәр итте. 

Казан Кремлендәге бу тантана Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Мңнеханова исеменнән уздырылды. 

Битләр: << 961 962 963 964 965 966 967 968 969 ( 970 ) >>