Яңалыклар

15.09.2018

Татарстан Республикасында, орлык кукурузыннан гайре, бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланды диярлек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

14.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Dechema (Дехема) немец компаниясе генераль директоры Томас Шёринг белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.   

14.09.2018

2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. 

Утырышта шулай ук 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты да каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

14.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Daric Investment Group (Иран Ислам Республикасы) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта Көнчыгыш икътисадый форумының пленар утырышында катнашты. 

Утырыш барышында Россия Президенты Владимир Путин, КХР Рәисе Си Цзиньпин, Япония Премьер-министры Синдзо Абэ, Корея Республикасы Премьер-министры Ли Нак Ён һәм Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга чыгыш ясадылар. 

12.09.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Яңа Чишмә районында булды.

Монда килүенең төп максаты - төзекләндерелгән район суды бинасын ачуда катнашу иде.

Алексей Песошин Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән яңа чишмәлеләрне заманча суд бинасы барлыкка килү белән котлады.

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның өч провинциясе - Сычуань, Чжэцзян, Шаньдун җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында узды. 

12.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы мәйданчыгында «Йокогава Электрик» компаниясенең президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима белән очрашты. 

12.09.2018

Бүген КИФ-2018 киңлекләрендә Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга белән очрашты. 

Очрашуда тагын РФ Монголиядә Россия Федерациясе  Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Искәндәр Азизов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

12.09.2018

«МегаФон» ГАҖ 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45нче һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Бу хакта ниятләр турында килешү бүген Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында имзаланды. 

 

Битләр: << ( 961 ) 962 963 964 965 966 967 968 969 970 >>