Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын Океан төбәгенең яшь дипломатларының беренче конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция Владивостокта IV Көнчыгыш икътисадый форумы киңлекләрендә узды.
Чара хәзерге заман халыкара мөнәсәбәтләренең актуаль проблемалары, янаулар һәм куркынычлар, бөтендөнья икътисадын цифрлаштыру, Азия-Тын Океан төбәге проблемалары контекстында яшь дипломатлар хезмәттәшлеге перспективалары турында фикер алышуга багышланды. Модераторы – Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасы Сәүдә һәм сәнәгать министры Суреш Прабху әфәнде белән очрашты. Очрашу КИФ-2018 киңлекләрендә узды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия белән Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә таяна һәм стратегик партнерлык рухында үсә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокка эш сәфәре кыла. Эш сәфәренең максаты – IV Көнчыгыш икътисадый форумы чараларында катнашу.
Татарстанга балалар өчен гриппка каршы “Ультрикс” вакцинасы кайтты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә ТОСЭР) эшчәнлек булдыру турында килешүләр төзүгә гаризалар карау буенча комиссия утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Видеоконференцэлемтә режимында утырышта Чаллы комиссиясе әгъзалары катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Бүген рус һәм дөнья әдәбияты классигы – тормышы һәм иҗаты Казанга тыгыз бәйләнгән бөек әдип, философ һәм мәгърифәтче Лев Николаевич Толстойның тууына йөз туксан ел тулуны билгеләп үтәбез. Төрле милли мәдәниятләр һәм традицион диннәр арасында күп гасырларлык тыгыз багланышлар урнашкан цивилизация үзәкләренең берсе буларак, башкалабызда үзенчәлекле фикер йөртүче мәшһүр шәхесләр формалашу өчен бәрәкәтле шартлар һәрчак туып тора. Нәсел тамырлары Татарстан җире белән нык бәйләнгән Лев Николаевич Толстой, һичшиксез, шундый талантлы шәхесләрнең иң күренекле вәкиле дип саналырга хаклы.
Көнбатыш-Казахстан өлкәсе җитәкчелеге белән очрашуның рәсми өлешеннән соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов белән бергә Казахстан Республикасында татар этномәдәни берлекләре делегациясе белән очрашты, Кызыл Мәчеткә һәм Г.Тукай музеенда булды, Тукай һәм казах халык шагыйре Абай һәйкәлләренә чәчәк салды, "Сабантуй" татар халык бәйрәмендә катнашты.
Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Алтай Кульгинов белән очрашты, шуннан соң Көнбатыш-Казахстан өлкәсе белән Татарстан Республикасы хакимияте һәм бизнесы вәкилләре арасында эшлекле очрашу узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Җаек шәһәренә килде, биредә бүген "Сабантуй" татар халык бәйрәме үткәрелә. Аэропортта Татарстан Президентына Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов һәм РФнең Уральскта генераль консулы Андрей Батманов каршы алдылар.
Рөстәм Миңехановның Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов белән очрашуы һәм өлкә хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән Эшлекле форумда катнашуы көтелә. Шулай ук Татартан Президенты татар этномәдәни берлекләре делегациясе белән очрашурыга, Кызыл Мәчеткә һәм Г.Тукай музеена барырга, Тукай һәм казах халык шагыйре Абай һәйкәлләренә чәчәк салырга ниятли.
Бүген Казан Кремлендә Казан мәдәниятара диалог форумының йомгаклау утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Мәдәниятара диалог буенча махсус илче Минтимер Шәймиев алып барды.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.