Яңалыклар

30.08.2018

Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Эрдоган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Республика көне белән котлады.

"Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне бәйрәме белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Безнең борынгы тарихи һәм төгандаш элемтәләргә нигезләнгән Татарстан белән мөнәсәбәтләребез бөтен хезмәттәшлек тармалкарында үсә бара. Сезгә һәм төгандаш Татарстан халкына иминлек һәм чәчк атуны телим". 

30.08.2018

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Татарстанның дәүләт бәйрәмнәре арасында  иң  күренеклесе – Республика көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

1990 елның 30 августында булган олы бу вакыйганың әһәмиятен еллар узган саен яхшырак аңлый барабыз. Егерме сигез ел элек күпмилләтле халкының язмышы өчен җаваплылыкны республика үз өстенә алды.

Бөтен Россия белән берлектә без күчеш чорының кыенлыкларын җиңеп чыктык, социаль-икътисадый һәм рухи-мәдәни үсешнең яңа баскычына күтәрелдек, татарстанлылар тормышының югары стандартларын тәэмин иттек.

29.08.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының беренче утырышы узды.

Утырыш “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советының рәисен һәм секретарен сайлау белән башланды. Бертавыштан рәис итеп Алексей Песошин, секретарь итеп Роберт Хәбибуллин сайланды.

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә гаять зур өлеш керткән Татарстан сәнәгать предприятиеләре ветераннары һәм җитәкчеләре белән очрашты. "Пирамида" үзәгендә узган чарада Россия энергетика министры Александр Новак һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаштылар. 

29.08.2018

Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев бүген мәгариф системасының яңа уку елына әзерлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырды.

Анда РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия мәгариф министры Ольга Васильева катнашты.

Киңәшмә федерация субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров Казанның Юдино бистәсенә нигез салуның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасында катнаштылар. 

Тантана Тимер юлчылар мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды. Рәсми өлеш башланганчы, Рөстәм Миңнеханов һәм Олег Белозеров МС бинасын реконструкцияләү проекты белән таныштылар.

29.08.2018

Бүген Казан ТЭЦ-1дә ПГУ-230 МВт яңа пар-генератор җайланмасын файдалануга тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Энергетика министры Александр Новак, «Татэнерго» АҖ, «Уралэнергострой» УК вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Яңа ПГУга Казан ТЭЦ-1ның беренче директоры Али Ганиев исеме бирелде.

ПГУ-230 МВт энергоблогын төзү проекты – «Татэнерго» АҖнең «Республика байлыгы» инвестицион программасының бер өлеше булып тора.  

29.08.2018

Бүген Казанның Юдино бистәсендә республика «тимер юл башкаласы»на нигез салуга 100 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары уза. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров катнашында Юдино торак массивында түбәле яңа боз шугалагы нигезенә беренче таш салынды. Чарада яшь хоккейчылар да катнашты. 

29.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры – идарәсе рәисе Олег Белозеров белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды, Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты. 

29.08.2018

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы алдындагы мәйданда,   Татарстан Республикасы Көненә багышлап, муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-конкурсында җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын алдылар. Чарада «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да катнашты. 

Битләр: << 961 962 963 964 965 966 967 968 ( 969 ) 970 >>