Бүген гадәттәгечә Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына чабышларны карады.
Башта Татарстан Президенты ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар белән Республика көненә багышланган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсен карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan City Racing автотамашасында булды.
Чара гадәттәгечә Казан шәһәренең Меңьеллык мәйданында узды һәм Республика Көненә багышланган күңел ачу чараларының берсе иде. Тамаша Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәме белән бишенче мәртәбә уза.
Тамашаның аерылмас өлеше - профессиональ узышчыларның трюклары, моторларның ажгырып улавы һәм кызган резина исе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары һәм тренерлар штабы белән очрашты. Очрашу Казанда команданың спорт базасында XI Континенталь хоккей лигасы алдыннан узды.
Казанда Ямашев урамны, 74 нче йорт ишек алды яңартылуга багышланган бәйрәмдә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов якын тирәдә яшәүче кешеләр белән аралашты һәм аларны Республика көне белән котлады.
Казанда Казан метрополитенының икенче линиясен төзү эшләренә керештеләр, бу бурыч та хәл ителәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының яңа «Имәнлек» станциясен ачу тантанасында хәбәр итте.
«Имәнлек» станциясе – Казан метросының 11 нче станциясе.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов, Казан шәһәренең «Метроэлектротранс» МУП башлыгы Әсфән Гәләвов, башка рәсми затлар ктанашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятләр бизәге» IV республика этноконфессиональ фестивалендә булды. Фестиваль «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда уздырылды. Бүген Россия халыкларының милли әдәбияты фестиваленең финал этабы иде.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында барлык кунакларны да Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре Көне белән котлады. Татарстан – күп милләтле һәм күп динле республика, диде ул.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңартылган Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясе белән танышты.
Искәртәбез, музей Казанның Тукай урамындагы 74 нче йортта урнашкан. Габдулла Тукай әдәби музее 1986 елда – бөек татар шагыйренең тууына 100 ел тулган көнне ачылган. 2016-2018 елларда бинада ремонт-торгызу эшләре башкарылган.
Бүген КФУның Икътисад һәм финанслар институтында Times Higher Education алдынгы фәнни тикшеренүләр саммиты ачылды. Ул ярты гасырдан артык бөтен дөньяда югары белемне үстерү мәсьәләләрен өйрәнүдә специальләшкән.
Саммит ачылышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Марина Боровская, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.
РФ Федераль Собраниесенең Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә котлау телеграммасын юллады.
Берничә халыкара сәяси эшлеклеләр исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне белән котлаулар килә.
Аерым алганда, Республика көне белән Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Чехия Республикасы президенты Милош Земан котлады.
"Чехия Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән ихластан Сезне һәм Татарстан халкын Татарстан Республикасы көне белән котлыйм, - диелгән телеграммада. - Татарстан Республикасы тарихы бик бай. Бу арада Чехия белән Татарстан арасында ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Географиягә карамастан, Татарстан иң якын хезмәттәшләрнең берсенә әверелде. Ышанам, безнең элемәтләр алга таба Чехия Республикасы һәм Татарстан арасында төбәкләр һәм субъектлар арасында файдалы хезмәттәшлек үсеп барачак".